Бер атна моргта ятканына җан әрни
ЯЗУЧЫ ӘМИР МӘХМҮДОВНЫҢ ФАҖИГАЛЕ ҮЛЕМЕ: БЕР АТНА МОРГТА ЯТКАНЫНА ҖАН ӘРНИ Шагыйрь, язучы, филология фәннәре докторы, 90 елларда "Суверенитет" газетасы чыгарган Әмир Мәхмүдов 71 яшендә вафат булды....
ЯЗУЧЫ ӘМИР МӘХМҮДОВНЫҢ ФАҖИГАЛЕ ҮЛЕМЕ: БЕР АТНА МОРГТА ЯТКАНЫНА ҖАН ӘРНИ
Мәрхүм белән хушлашу чарасы ул яшәгән Татарстан урамы 7нче йорт каршында узды. Аны соңга юлга озатырга килүчеләр арасында замандашлары, хезмәттәшләре, сәнгать әһелләре, язучылар, туганнары бар иде.
Әмир Мәхмүдовның соңгы елларда китаплары басылмаса да, әсәрләре газета-журналларда еш күренмәсә дә, ул соңгы көненә кадәр язган. “Ул гел иҗат дөньясында кайнады, аның бервакытта да эшсез утырганы булмады. Гел ашкынып нидер яза, киләчәккә планнар кора иде. Өмет белән алга карап яшәде. Йөзе һәрчак көләч, үзе ипле булды. Соңгы вакытта без бергә тормадык, ләкин мин аннан зарлана алмый. Ул гаиләдә чын тормыш иптәше, үрнәк әти була белде. Балаларны аеруча яратты, алар өчен эшләде, яшәде. Кызганыч, арабыздан бик иртә китте. Гомере шулай тиз өзелер дип кем уйлаган бит... Тәкъдиргә язылганнан узып булмый шул - диде язучының хатыны Сәгыйрә Мәхмүдова “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк