Бер дә зур фаҗига булыр кебек түгел иде...
Бер дә зур фаҗига булыр кебек түгел иде.
Мари Элдагы Яльчик күлендә гаиләсе белән Дилә Нигъмәтуллина да булган. Ире Илсур һәм кызы Сәфинә зур нарат кәүсәсен кочаклап кына исән калганнар. “Көчле давыл башлануга минекеләр палаткадан чыгып өлгергән, алар сынып ауган агачларга карап, нарат кочаклап, ышыкланып торган”, ди Дилә. Ә агач төшеп һәлак булган гаилә күршедә генә яшәгән.
“Туганнар Яльчикка ял итәргә чакыру белән ике дә уйлап тормадык – җыендык та киттек. Мин икенче көнне иртән торып Киров өлкәсенә киттем. Ә гаиләм, туганнарым кичкә кадәр шунда калдылар. Бер дә зур фаҗига булыр кебек түгел иде. Кичкә көчле җил башланган, шуннан кинәт бөтен дөнья тынып, кояш чыккан. Бервакыт кинәт көчле генә давыл чыккан. Кайберәүләр палаткаларыннан чыгып юлга таба йөгергән. Минекеләр, юан наратны кочаклап, чарасызлыктан ни эшләргә белми шунда калган. Мин килеп җиткәндә бөтен балалар куркудан калтырап беткән иде. Сәфинә хәтта тавышына зыян китергән. Аллаһка шөкер, алар исән. Бу көн мәңге хәтердә калачак” ди Дилә.
Менә ул юан нарат агачы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Комментарий юк