Логотип
Хәбәрләр

Бер генә милләт тә дөнья йөзеннән юкка чыгарга тиеш түгел - Ирек Шәрипов

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). "Милләтне үлемнән коткару – безнең төп максат, чөнки бер генә милләт тә дөнья йөзеннән юкка чыгарга тиеш түгел", - диде Халыклар дуслыгы йорты ди...

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). "Милләтне үлемнән коткару – безнең төп максат, чөнки бер генә милләт тә дөнья йөзеннән юкка чыгарга тиеш түгел", - диде Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Удмурт дәүләт фольклор театрының “Айкай” дәүләт җыр һәм бию ансамбле  концертыннан соң. 

Коллективның үзенчәлеге артистларның универсаль булуыннан гыйбарәт. “Айкай” театры вокал, оркестр һәм бию төркемнәренә бүленми. Театрда артистлар бер-берсен алмаштыра ала. Бу мөмкинлек “Айкай” театрына аеруча экзотика өсти. Коллектив җыр-биюләр, милли костюмнар, бизәкләрнең борынгы үрнәкләрен торгызу, аларны сәхнәгә чыгару максаты белән эшли.

Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәдә концерт, милләтләр татулыгы, тел мәсьәләсе турында үз фикерен белдерде. “Татарстан башкаласында шушындый матур удмурт концерты оештырылу – ул табигый хәл. Чөнки удмурт халкы Татарстанда шулай ук җирле халык. Бу концерт Татарстанның удмурт халкы өчен дә, татар халкы өчен дә бик кирәк.

Мин үземнең Удмуртиядә яшәгән елларымны искә алам. Менә без, татарлар, Удмуртиягә татар концерты килсә, шулай ук зал тутырып килә идек тә, кул чабып утыра идек. Бу бит концерт кына түгел, ә бик саваплы гамәл. Безнең җирле халыкларыбызның, чувашларның, удмуртларның, мариларның, мордва халкының шушындый затлы концертларын республикабызның иң яхшы сәхнәләрендә оештыру – ул эшләнергә тиешле чараларыбызның берсе. Ул көчле сәнгать.

Безнең удмурт халкы алдында йөзебез чиста. Чөнки Татарстанда 24 меңнән артык удмурт яши,  утызга якын удмурт мәктәбе бар. Удмуртлар күпләп яши торган барлык төбәкләрдә дә удмурт теле фән буларак алып барыла. Удмуртлар үз телләрен өйрәнәләр, беләләр. Аларның сәнгате монда сакланып кына калмый, ул үсә. Һәм гомумән, удмурт интеллигенциясенең шактый зур гына өлеше – ул Татарстаннан чыккан удмуртлар. Алар Татарстанда туып-үсеп, белем алалар да, соңыннан үзләренең тарихи ватаннарында сәхнә тоталар, әдәбият, сәнгать һәм фән өлкәләрендә уңышлы эшлиләр”, - дип  сөйләде Ирек Шәрипов.

“Татар-информ” хәбәрчесенә “Айкай” фольклор җыр һәм бию удмурт дәүләт театры әгъзалары да үз фикерләрен әйтте.

“Айкай” театрының сәнгать җитәкчесе Олег Бимаков Татарстан белән егерме ел элемтәдә булуларын әйтте. “Ни өчен нәкъ менә Татарстан республикасы дигән соравыгызга килсәк, мин болай дип әйтәм: Татарстанның Баулы, Балтач, Кукмара районнарында удмуртлар җыйнак кына яшәп яталар. Без инде 20 елдан артык тыгыз элемтәдә. Татар коллективлары һәм, гомумән, Татарстан белән, бергә төрле эшләр алып барабыз. Көннән-көн безнең мөнәсәбәтләр яхшыра һәм ныгый”.

“Айкай” театрына нигез салучыларының берсе, хор артисты Геннадий Кузнецов татар артистлары белән кызыксынуын әйтте. “Мөмкинлек булганда, мин гел телевизордан татар артистларының чыгышларын карыйм. Ни өчен дигәндә, җавап гади: татар эстрадасы миңа бик ошый. Мин үзем тумышым белән Балтач районының Чепья авылыннан. Бәлки шуңа да мин татар җырларын якын итәмдер. Татар эстрадасы, Татарстан республикасы усә, зур адымнар белән алга бара. Һәм без моны күрәбез, моны күрми мөмкин түгел. Удмурт эстрадасының да үсеше бар. Бәлки ул үсеш андый ук көчле түгелдер, ләкин без тырышабыз, безнең эшнең дә нәтиҗәсе бар. Коллективта яшь башкаручылар булу – ул үзе бер бәхет”, - диде Геннадий Кузнецов.

Концертта “Айкай” театры коллективы музыкаль-хореографик чыгышлар һәм гореф-гадәтләрне чагылдырган тамаша күрсәтте. Программада “Аерылмагыз” һәм башка татар җырлары да бар иде.

Концерт тәмамланыр алдыннан, “Айкай” ансамбленең директоры Ольга Шибанова, кунакларны котлап, аларга сүз бирде.

Сәхнәдә Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов чыгыш ясады. “Юкка чыгу куркынычы булган бар милләткә дә, бар халыкка да ярдәм итәргә кирәк! Милләтне үлемнән коткару – безнең төп максат, чөнки бер генә милләт тә дөнья йөзеннән юкка чыгарга тиеш түгел!” - диде ул.

"Татар-информ" “Айкай” удмурт ансамбле Татар дәүләт филармониясендәге концертта татарча җырлар башкарачак, дип хәбәр иткән иде.

Белешмә. Удмурт Дәүләт фольклор театрының “Айкай” дәүләт җыр һәм бию ансамбле 1990 елның 12 апрелендә төзелгән. Ансамбльнең исеме шатлык мизгелләре һәм уңай тәэсирләр дигәнне аңлата. Быел ансамбль 28 еллыгын билгеләп уза.

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк