«Бер хыялым бар иде...»
«Мин үземне шагыйрь дә, композитор да дип әйтә алмыйм. Һәрбер җырымның тарихы бар, һәр шигыремдә әйтәсе килгән сүземне, фикеремне чагылдырырга тырышам»
Республикабызның Апас районы гүзәл табигате, тырыш халкы һәм танылган шәхесләре белән күпләргә билгеле. Күренекле язучылары, шагыйрьләре, танылган композиторлары, җырчылары, фән эшлеклеләре, галимнәре белән дан тоткан төбәк ул Апас ягы. Рафис Гаптелбари улы Гаптелганиев та безнең Апасыбызны бөтен республикабызга танытучы горурлыгыбыз булып тора. Ул күп шигырьләр, җырлар авторы. Озак еллар хокук саклау өлкәсендә эшләп, иҗаттан аерылмаган Олы Болгаер егете, Апасның үз баласы. Халкыбызның рухи хәзинәсен җыр аша, шигырь аша бихисап чордашларыбызга җиткерү белән бергә, әлеге бай мирасны тагын да тулыландыру өчен, үзеннән дә лаеклы матур өлеш кертә ул! Алай гына да түгел, Рафис Гаптелганиев авылда туып үсеп, бүгенге көндә авылда яшәмәсә дә «авыл» дип янып яшәүче. Ул һәрдаим туган авылына кайтып авылны төзекләндерү, матурлау эшләре белән шөгыльләнә. Районыбызның Зур Болгаер авылында һәрбер кеше Рафис Гаптелбариевичны бик якын итә һәм аңа бик рәхмәтле. Бу авылның һәр почмагына Зәйтүнә апа белән Гаптелбари абыйның төпчек уллары Рафис абыйның кулы тимичә калмаган. Мәчеткә булышу, төрле матур чаралар үткәрергә булышу, чишмәләрне яңарту, мөмкинлекләре чикле булган авылдашларына, күп балалы гаиләләргә, өлкәннәргә бүләкләр тапшыру – аның чын йөрәктән башкарган матур гамәлләре.
Күптән түгел Апас Үзәк китапханәсендә Рафис әфәнде районыбызның китап укучылары белән аралашты. «Бер хыялым бар иде...» дип исемләнгән әлеге чарада катнашу – тамаша кылучыларга мәртәбәле кунагыбызның иҗаты, тормышы белән якыннанрак танышу мөмкинлеген тудырды. Кичәдә Рафис Гаптелбари улының авылдашлары, балачак дуслары, җитәкчеләр, Апас Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Сердәш» клубы әгъзалары, китап укучылар, китапханәчеләр, аграр көллият студентлары катнашты. Әңгәмә барышында кунагыбызның барлык җырларының да сүзләрен һәм көен бары тик үзе иҗат итүен белдек. Үзенә бирелгән бер сорауга җавап итеп: «Мин үземне шагыйрь дә, композитор да дип әйтә алмыйм. Һәрбер җырымның тарихы бар, һәр шигыремдә әйтәсе килгән сүземне, фикеремне чагылдырырга тырышам» – диде ул. Үзенең бала чагын, яшүсмер вакытларын, яшьлек елларын бик матур итеп искә төшерде Рафис әфәнде. Бик җаваплы, бик җитди һөнәргә илткән юлларны да сагынып искә алды. Тамашачыларга Рафис әфәнденең һәр сорауга төгәл итеп, шул ук вакытта юмор хисен дә кулланып җавап бирүе бик ошады. Якташыбыз белән очрашуны мәдәният хезмәткәрләре башкаруындагы җырлар тулыландырды. Әлеге җырлар барысы да Рафис Гаптелбариевичның иҗат җимешләре иде. Кулларына аерылгысыз дусты-гитарасын алып бик матур итеп үзенең җырын башкарып, гади, һәм шул ук вакытта кызыклы итеп, очрашуга килгән райондашлары белән аралашып Рафис Гаптелбариевич барлык тамашачыны да таң калдырды, иҗатына мәхәббәт уяты.
Бик сәләтле, олы җанлы, ярдәмчел, шул ук вакытта бик гади, тыйнак һәм иҗади райондашыбыз белән без чиксез горурланабыз һәм киләчәктә аңа бары тик иҗади уңышлар, сәламәтлек теләп калабыз.
Римма Шәйхетдинова,
Апас Үзәк китапханәсе китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк