Логотип
Хәбәрләр

Беренче профессиональ белемле татар режиссёрына багышланган фильм дөнья күрәчәк

Татар халкы гомере буена авыр, фаҗигале язмышка дучар ителгән. Шулай булса да, кайда булуына карамастан, татар сынмаган, сыгылмаган. Милләт тарихында тирән эз калдырган халкыбызның бөек шәхесләре бар....

Татар халкы гомере буена авыр, фаҗигале язмышка дучар ителгән. Шулай булса да, кайда булуына карамастан, татар сынмаган, сыгылмаган. Милләт тарихында тирән эз калдырган халкыбызның бөек шәхесләре бар. Бүген без аларны горурлык хисләре белән искә алабыз. Тормышын яраткан эшенә багышлаган, гомере буена үз кыйбласыннан тайпылмаган, татар театры тарихында профессиональ театраль белемле беренче режиссёр Гомәр Гыймран улы Исмәгыйлев тә шундыйлардан.

«Шундый катлаулы язмышны мин беренче күрәм», - дип искә ала аны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актёры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров.

Казанда беренче профессиональ татар режиссёры Гомәр Гыймран улы Исмәгыйлевнең катлаулы тормыш һәм иҗат юлына багышланган «Язмыш сукмагы, чытырманлык аша» дип исемләнгән документаль фильм дөнья күрә. Фильмның премьерасы 16 октябрь көнне «Мир» кинотетрында 13.30 сәгатьтә булачак.

Фильм турында:

Гомәр Исмәгыйлевкә мәктәп елларында ук «театр җене кагыла». Ул мәктәптә укыганда ук драмтүгәрәккә йөри, Казанның театраль техникумын тәмамлый, Академия театрында режиссёр ярдәмчесе булып эшли башлый, соңрак Мәскәүдә ГИТИСта И.Я. Судаков җитәкчелегендә профессиональ белем ала.

Яшь талантның сәнгать эшчәнлеге һәм тормыш юлы бик катлаулы була. Сталин репрессияләре вакытында татарның К.Тинчурин, И.Усманов, М.Мутин, М.Әмир кебек бөек шәхесләре кулга алына. Халык дошманнары исемлегенә Гомәр Исмәгыйлев тә кертелә... 1937 елда театрдан куылу. Кырымга күченеп китү. Кырым шәһәре музыкаль-драма театрында режиссёр булып эшләү. Бөек Ватан сугышы башлангач Кырымның фашистлар кулына эләгүе, бер-бер артлы гаепсез халыкның «кырылуы»...1944 елда Кырым азат ителгәннән соң, кырым татарларының сөрелүе.

Шушы елларда режиссёрның иң зур терәге – иҗат була. Ул фашистлар кулы астында да, Үзбәкстанга сөрелгәч тә театрны ташламый. Андиҗан театрында режиссёр буларак рус һәм татар классикасыннан күп кенә әсәрләр сәхнәләштерә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Гомәр Исмәгыйлев хатынын Казанга җибәрергә мәҗбүр була. Күп еллар хәбәре булмагач, хатын музыкант Усман Әлмиевкә кияүгә чыга. Гомәр Үзбәкстанда үзенең икенче хатыны белән таныша. Совет хөкүмәтенә каршы сәясәт алып баруда гаепләнеп, янә кулга алына һәм Сталинның вафатыннан соң азат ителә. Гомәр Исмәгыйлев пенсия яшенә кадәр Андиҗанда баш режиссёр булып эшли, Үзбәкстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек була.

Алсу Габдуллина

Фото: фильмнан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк