«Берни дә теләмим, мин авырыйм, өйдә ятам»
Салават Фәтхетдинов нинди дә булса комментарий бирүдән баш тарткан.
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов хатыны Ләйсән белән бергә Республика клиник хастаханәсендә коронавирустан дәвалана дигән хәбәрләрдән соң, «Бизнес Онлайн» порталы хәбәрчеләре җырчы белән элемтәгә чыккан, әмма артист нинди дә булса комментарий бирүдән баш тарткан.
«Берни дә теләмим, мин авырыйм, өйдә ятам», – дип трубканы куйган Салават Зәкиевич.
Моннан берничә сәгать элек «Татарский феномен» телеграм-каналы әлеге вакытта яраткан җырчыбыз хатыны Ләйсән белән РКБда дәвалана, дип язып чыккан иде. Хәтта Ләйсән ханым бакыйлыкка күчкән дигән хәбәр дә таралган иде, ләкин әлеге хәбәр ялган булып чыкты.
Чыганак: Матбугат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк