Берсен дә тыңламый Илсөядән башка
Җырлы-моңлы гаилә Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймованың кызлары Ясминә Инстаграмда зур популярлык алды. Кечкенә кызчык моңлы әти-әнисенең сәләтен үзләштергән, ул бик яратып җырлый һәм бии. Би...
Җырлы-моңлы гаилә Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймованың кызлары Ясминә Инстаграмда зур популярлык алды. Кечкенә кызчык моңлы әти-әнисенең сәләтен үзләштергән, ул бик яратып җырлый һәм бии. Бигрәк тә Ясмнә Кираметдинова Илсөя Бәдретдинова җырларына мөкиббән. Ясминә җырчының «Атказанмаган» җырының чын фанаты! Өйдәме, машинадамы, бу җыр кайда гына яңгыраса да кызчыкны битараф калдырмый.
Ә быел Ясминәнең әти-әнисе сөекле кызларының хыялын тормышка ашырганнар, алар бергәләп Илсөя Бәдретдинованың концертына барган, хәтта сәхнәгә менеп әлеге җырны Илсөя белән бергә башкарганнар. Эльмира Нәгыймова концерттан соң хис-кичерешләре белән уртаклашып: «Ясминәнең хыялы чынга ашты. Бу концертка купме әзерләнде. Җәй буе бу җырны бертуктаусыз җырлатты, машинага утырган саен «Әни, включи минем бакалар» дип... берсен дә тыңламый Ильсөядән башка... даже безне», – дип язып куйган үзенең Инстаграм тасмасына.
Сөбеханәллаһ, Кираметдиновлар гаиләсендә тагын бер йолдыз үсеп килә бугай. Видеоны сезгә дә тәкъдим итәбез. Күз тимәсен, дип карагыз.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @ilmira.nagimova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
“Композитор да, дирижёр да түгел. Гади бер скрипкачы мин!”
-
Укыдыгызмы?
-
“Гармунтуй” гала-концерты
-
Спектакльгә билет от!
-
Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
-
Татарстан Республикасы Милли музеенда яңа проектлар!
-
Бездән җыр - сездән видео!
-
«Һөнәр» XVI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале
Комментарий юк