Бестселлерлар авторы Эльчин Сафарли Казанга килә, тик аның белән очрашу ихтималы зур түгел
(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казанга "Библионочь-2018" традицион фестивале кысаларында танылган азәрбәйҗан язучысы Эльчин Сафарли киләчәк, әмма инде аның белән очрашу мөмкин...
(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казанга "Библионочь-2018" традицион фестивале кысаларында танылган азәрбәйҗан язучысы Эльчин Сафарли киләчәк, әмма инде аның белән очрашу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә. Оештыручылар моны Татарстан Милли китапханәсе Уку залының 120дән артык кешене кабул итә алмавы белән аңлата. Шунлыктан очрашуга катнашучыларның теркәлү исемлеге инде ябылган.
Очрашу Татарстан Милли китапханәсендә 21 апрель көнне була. Биредә язучы үзенең "Когда я вернусь, будь дома" китабын тәкъдим итәчәк. Язучы белән автосессия дә оештырылачак, сораулар бирү мөмкинлеге дә була дип вәгъдә итә оештыручылар.
Искәртеп үтәбез, быел "Библионочь-2018" бөтенроссия акциясе "Китап тылсымы" программасы буенча үткәрелә. Чаралар Татарстанда Лев Толстой елына багышлана.
Эльчин Сафарли - "Сладкая соль Босфора" һәм "Туда без обратно" бестселлерлары авторы. Азәрбәйҗан язучысы һәм журналисты. Бакуда туган, озак еллар Истанбулда яшәгән. Рус телендә яза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк