“Безнең яңа укытучы” грантына дәгъва кылучы 377 укытучы бүген сынау тота
Конкурсның турыдан-туры катнашу этабы Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгендә үткәрелә. Казан, 23 май, “Татар-информ”). “Безнең яңа укытучы” грантына дәгъва кылучы педагогларның гаризал...
Конкурсның турыдан-туры катнашу этабы Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгендә үткәрелә.
Казан, 23 май, “Татар-информ”). “Безнең яңа укытучы” грантына дәгъва кылучы педагогларның гаризалары каралды, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Барысы 379 гариза теркәлде. 2 гариза кире кагылды. Укытучының үзе турыдан-туры катнашу этабына 377 педагог үтте. Турыдан-туры тикшерү тесты Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгендә бүген үткәрелә.
09.00 сәгатьтә тест үтү өчен - математика, информатика, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме укытучылары чакырылды.
11.00 сәгатьтә - рус теле һәм әдәбияты, туган тел (татар теле) һәм әдәбияты, инглиз, француз, немец телләре һәм физик культура укытучылары сынау тотты.
14.00 сәгатьтә тест үтү өчен башлангыч сыйныф, технология һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучылары чакырыла.
29нчы майда 10.00 сәгатьтә Казан педагогия көллиятендә сынлы сәнгать, музыка укытучылары, дефектологлар, олигофренопедагоглар, логопедлар, компенсацияләүче һәм коррекцияле гомуми белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныф укытучылары тест биремнәрен башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк