“Безнең яңа укытучы” грантына дәгъва кылучы 377 укытучы бүген сынау тота
(Казан, 23 май, “Татар-информ”). “Безнең яңа укытучы” грантына дәгъва кылучы педагогларның гаризалары каралды, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Барысы 379 гариза...
(Казан, 23 май, “Татар-информ”). “Безнең яңа укытучы” грантына дәгъва кылучы педагогларның гаризалары каралды, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Барысы 379 гариза теркәлде. 2 гариза кире кагылды. Укытучының үзе турыдан-туры катнашу этабына 377 педагог үтте. Турыдан-туры тикшерү тесты Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгендә бүген үткәрелә.
09.00 сәгатьтә тест үтү өчен - математика, информатика, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме укытучылары чакырылды.
11.00 сәгатьтә - рус теле һәм әдәбияты, туган тел (татар теле) һәм әдәбияты, инглиз, француз, немец телләре һәм физик культура укытучылары сынау тотты.
14.00 сәгатьтә тест үтү өчен башлангыч сыйныф, технология һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучылары чакырыла.
29нчы майда 10.00 сәгатьтә Казан педагогия көллиятендә сынлы сәнгать, музыка укытучылары, дефектологлар, олигофренопедагоглар, логопедлар, компенсацияләүче һәм коррекцияле гомуми белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныф укытучылары тест биремнәрен башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Комментарий юк