Әби буласым килә!
Яшь кенә малай. Мине бик ошаткан булган. Ул мишәр холыклы, чын ир-заты – күп сөйләми, гамәл белән күрсәтә. Ә хатын-кызга шул кирәк тә! Менә шул игътибарын күрә башладым – көннәрдән бер көнне аның зәп-зәңгәр күзенә, уңганлыгына, үзенә гашыйк булдым! Ә бит мин аңа 19 яшь дип белмәдем! Миннән бер-ике яшькә генә кече дип йөрдем. Үземә 26 яшь иде. 7 ел аерма...
Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева дигәч, бик күпләрнең күзалдына ул сәхнәдә тудырган образлар, кино аша танылган рольләре килеп баса. Ә кемнәрдер “Зө-Ләй-Лә” төркемен сагынып искә төшерә, ул иҗат көйләрне хәтердә уйната. Менә шундый киң кырлы гаҗәеп шәхес ул Зөлфия Вәлиева! Аның белән сәгатьләр буе рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык...
“Уйнасын-уйнасын, дигән”
- Зөлфия ханым, сезгә чынлап та илле яшь тулдымы соң ул? Һич тә бирәсе килми бит...
- Якыннан карасаң, бирерлек инде. Марсель Хәкимович Сәлимҗанов әйтә торган булган: “Сәхнә ул 15 елны кисеп ата. Әгәр артистның эчендәге энергиясе яшь булса, ул тамашачыны ерактан алдый ала. Һәм шуңа күрә ул яшь күренә дә”.
- Сездә ул энергия бар.
- Бәлки бардыр. Юбилейдан соң, спектакль бетүгә, Ринат абый Таҗетдинов яныма килеп: “Синдә хатын-кыз энергиясе күп – дөрләп тора. Шуны сакла”, – диде. Аның беркайчан да минем белән шулай кулымны кысып сөйләшкәне юк иде. Бу зур дәрәҗә. Аның белән бәйле бер кызык хәл булды. Миңа ике яшь вакыт. Трамвайда әтинең алдына утырганмын да, шәһәр үзәгенә барабыз икән. Ә минем алдагы урындыкта ниндидер абый утырган. Мин юл буе шул абыйның чәчләрен йолкып уйнаганмын. Әти “тимә” диеп тыеп та караган – тыңламаганмын. Берзаман Ринат абый әтигә борылган да, “Уйнасын, уйнасын!” – дигән. (Бу урында Зөлфия ханымның күңеле тулды. Бераз вакыт тынлыктан соң сүзен дәвам итте). Урысларда мондый хәлләрне киләчәккә “знак” диләр инде. Мин бу 48 ел элек булган хәлне Ринат абыйга да сөйләдем.
- Тормышыгызны театр сәхнәсендә уйнауга багышламаган булсагыз, ул энергия кайдан килгән булыр иде икән?
- Тормыштан бирелә бит ул – аны беркая куеп булмый. Мин кечкенә чакта тиктормас, усал һәм киребеткән кыз идем. Әтием гел “Кызый, тик кенә тор”, – диеп торды. Ул сүзе һаман колакта яңгырый. Аннары, мин күкрәк сөтен иртә – 3 айда ташлаганмын. Шуңа пыяла бутылкадан кәҗә сөте эчә торган булганмын. Сөтне эчеп бетергәч, яңасын алыштырып бирмәсәләр, мин шул бутылканы стенага бәргәнмен. Менә нинди энергия!
- Куркыта белгәнсез! (икебез дә рәхәтләнеп көләбез)
- Усаллык хәзер дә бар инде. Әмма яшь чактагы кебек түгел. Хәзер кирәк вакытта яки рольләр уйнаганда чыгарам. Балалар тыңламасалар эләгә инде...
- Артистка профессиональлек кайчан килә ул?
- Сәхнәдә эшли торган кешеләр, тәрбия буенчамы, тумыштанмы, корбанга әзер булалар. Алар үзләрен беркайчан кызганмыйча – җаны-тәне белән иҗатка биреләләр. Мин моны берникадәр вакыттан соң гына аңладым. Үзләрен кызганмыйча халыкка хезмәт итүчеләр – чын профессионаллар. Мин театрда 30 ел эшлим. Шул еллар дәверендә ниндидер техникага өйрәнәсең, чөнки үзеңне бетермәскә кирәк. Артист та кеше бит. Кайвакыт еламыйча да тамашачыны ышандырып була. Аның чамасын артист үзе чамалый инде. Ә яшь чакта елыйсың – шул вакытта тамашачы ышанмаска мөмкин. Һөнәргә шулай өйрәнәсең.
- Үзен тулысынча иҗатка багышлаган артистларның күбесе ялгыз...
- Безнең театрда бик күп хатын-кызлар ялгыз яшиләр. Мин, Аллаһка шөкер, сәхнәдә дә, гаиләдә дә бәхетлемен! Иңнәремдә утыручы фәрештәләр шулай саклый мине. Бөтен теләгәнем чынга ашып бара. Әйтергә дә куркыныч. Аннан, мин бит җырчы булам дип хыяллана идем. “Зө-Ләй-Лә” белән ялтырап балкып чыктык – эстрадада матур эз калдырдык. Аны беләләр бит?! Әйе, җырчы булдым, аннары әни буласы килде – әни дә булдым. Улыбыз Кәрим, кызыбыз Латифа бар. Кәримгә 20 яшь була. Ул зур инде, сөйгән кызы бар. беркөнне таныштырды.
- Үзегезне нинди кайнана итеп күрәсез?
- Мин үземне акыллы әни дип саныйм. Институтта психолог белгечлегенә укыдым – диплом бар. Шунда укый-укый кешегә нәрсәне ничек өйрәтергә икәнен аңладым. Улыма да “Кәрим, син бөтен көчеңне булачак хатының өчен куярга тиеш. Ул бәхетле булса, син дә аның бәхетле энергиясендә коенасың. Һәм тормышың уңышлы булачак. Мәхәббәтеңне, игътибарыңны бир”, – дип киңәш итәм. Бөтен хикмәте-сере шунда!
Мәхәббәт яшькә карамый
- Ирегез белән танышкан көнгә дә кайтыйк әле?
- Мин Тәлгатьне башта күрмәдем. Ул театрда ут куючы практикант булып килде. Яшь кенә малай. Мине бик ошаткан булган. Ул мишәр холыклы, чын ир-заты – күп сөйләми, гамәл белән күрсәтә. Ә хатын-кызга шул кирәк тә! Менә шул игътибарын күрә башладым – көннәрдән бер көнне аның зәп-зәңгәр күзенә, уңганлыгына, үзенә гашыйк булдым! Ә бит мин аңа 19 яшь дип белмәдем! Миннән бер-ике яшькә генә кече дип йөрдем. Үземә 26 яшь иде. 7 ел аерма...
- Үзе бу аерманы ничек кабул итте?
- Ә ул аны алдан белгән. Дөресен ишеткәч, минем башыма күсәк белән суккан кебек булды. “Бу мөмкин түгел, аралашмыйк”, – дидем. Кеше нәрсә әйтер дип борчылдым. Ничек кенә авыр булмасын, аны онытырга тырыштым. Оныттырамы соң?! Тәлгать мине көрәшеп, кирәклегемне дәлилләп, үзенеке итте.
- Озак очрашып йөрдегезме?
- Ике айдан никах укыттык. (көлә) Андый очракта күңел үз кешеңне тоя икән ул. Күктә никах укытылган була.
- Психологиягә ничек кереп киттегез?
- Картаюымны сизә башлагач. Хатын-кыз өчен бик авыр әйбер ул. 40-42 яшьләрдә аеруча авыр була башлый. Менә синең 30яшьләргә кадәр хыялларың – алга таба планнарың була. Гел фантазиягә бирелеп яши-яши 40 ка җитәсең дә, шул планыңның чынга ашмаячагын анык белә башлыйсың. Менә бу кешене тамырдан кисә – кризис барлыкка китерә. Мин кечкенә чакта әби белән үстем, шуңа аның кулларын, андагы коңгырт тапларны, җыерчыкларны хәтерлим. Хәзер кулыма карыйм да, мин дә әби куллары барлыкка килә башлаган, дим. Бу да бик читен. Миндәге кризис 5 еллап баргандыр. Ә хәзер 50гә җиткәч, киресенчә, җиңел. Чөнки кабул иттем. Картаюдан качып булмый – ул килә. Шуңа күрә кеше яки рәхәтләнеп яши яки гомерен елап уздыра. Мин беренчесен сайладым. “Моның яше бар бит, нишләп болай яши соң бу?” – дип уйласыннар әле!
- “Кеше нәрсә әйтер?” - дигән фикер кайчан бетте?
- Күптән түгел генә. Татарларга хас нәрсә бит ул. Безне кечкенәдән “Кеше күрә, көлдермә”, – дип үстерәләр. Хәзерге заман гаиләләре бәлки башкачадыр. Хәзер миңа сәер караш ташласалар, мин аңа борылам да елмаям. Эчендә авырлык булган кеше генә башкалар турында начар уйлый. Бәхетле кешенең башкада эше юк. Миңа кеше фикере барыбер.
“Хөрмәт тоеп яшим”
- Театр тормышына кайтыйк әле. Быел сезнең һәм Тинчурин театры тормышында да түгәрәк даталар бәйрәм ителә...
- Әйе, театрның туксан еллык тарихында өчнең бер өлеше күзалдында үткән. Нинди мәшһүр артистлар белән сәхнәгә чыгарга туры килде миңа. Шул ук Исламия апа Мәхмүтова, Хәлил абый Мәхмүтов. “Башмагым”да Исламия апа Җиһанны, мин Сәрвәрне, ә Хәлил абый – әтиемне уйнады. Нинди бәхет бит бу! Роза апа Хәбибрахманова үзенә күрә аерым талант иясе. Наил абый Шәйхетдинов... Без аларның уйнаганын шыпырт кына күзәтеп, үзебезгә сеңдереп бара идек. Хәзер театрга бик күп яшьләр килде. Алар шундый тәрбияле, акыллы. Мин үземә карата хөрмәт тоям – миңа шундый рәхәт.
- Режиссерлар тарафыннан бәхетлеме сез?
- Мин иҗатта театр гына түгел, кино да булды. Анда да төрле режиссерлар белән эшләдем. Кинодагы режиссерым – әнием кебек кеше Нурания апа Җамали. Аның режиссерлыгында дистәгә якын кинода төштем. Аннары, Илшат Рәхимбай белән эшләргә (“Әпипә”) туры килде. Ул бик талантлы шәхес. Илдар Ягъфаров белән “Исәнмесез” фильмында эшләдем. Театрда да шактый режиссерлар булды. Соңгы арада “Ядәч. Исемдә!” спектаклен куярга Венгриядән Сәрдәр Тагировский килде. Ул – галәм! Хәзер иҗатка яхшы күңелле кешеләр килә. Без Сәрдәр әфәнде белән алтын бер аурада утырдык. Театрыбызның баш режиссеры Туфан Имаметдинов та яхшы күңелле безнең һәм шундый тыныч...
- Театрдагы үзгәрешләрне ничек кабул итәсез?
- Мин аны язмыш дип уйлыйм. Бер нәрсә дә тиккә генә үзгәрми. Аны без генз хәл итмибез. Театрда кемнедер алалар икән, бу кемнеңдер көйсезлеге түгел. Моны язмыш шулай китереп чыгара. Димәк, кабул итәсе генә кала. Кемгәдер каршы килү дә мәгънәсез. Наил абый Шәйхетдинов театр сәясәтенә кысылмый иде. Бу миңа да хас түгел.
“Тавыштан таныйлар”
- Сез Казанның музыка училищесында укыгансыз. Җырчы булырга теләүдән шул юлны сайладыгызмы?
- Минем хыялым – опера җырчысы булу иде. 5-6 яшемдә радиодан “Киек казлар”ны тыңлап, үземне магнитофонга яздыра торган булганмын. (Бу урында без моңланып алдык). Һәм шулай итеп, музыка училищесына кердем. Белемем буенча мин хор җитәкчесе, фортепиано һәм сольфеджио укытучысы. Училищеның бинасы иске, аудитория эче пыяла аша күренә иде. Беркөнне бер сәер абыйның кулын болгый-болгый нәрсәдер эшләгәнен күрдем. Баксаң, Рәниф Вахитов, Гөлнара Тимерҗанова, Вил Усмановлар җыелышканнар да спектакль куярга әзерләнәләр икән. Ә сәер абый дигәнем – Татарстанның халык артисты Гата абый Нуруллин булып чыкты. Ул бик үзенчәлекле, чын артист иде. Мин кыяр-кыймас аннан роль сорадым. Һәм без музыка училищесы сәхнәсендә “Зөбәйдә адәм баласы”н куйдык. Миңа сәхнәдә уйнау шундый ошады! Гата абый: “Син кызый, театрга кил әле”, –диде. Ә мин Жуковский урамында укыганда, шул ук бинаның почмагында театр урнашканын белмәгәнмен дә. Минем өчен Камал театры гына бар иде. Узган гомер – Гата абыйның тууына 100 ел булды... Сүзем дога булсын. Ул мине театрга кодалаган дөрес юл күрсәткән кеше. Театрыбызга 90 ел – менә шулай итеп саннар түгәрәкләнде. Тормышым Аллаһка шөкер, әти-әнием исән-сау. Казанда яшиләр.
- “Зө-Ләй-Лә” дип сөйләшә башлаган идек. Эстрада да каласыгыз килмәдеме?
- Мине Филармониягә чакырдылар. Хәтта фатир белән кызыксындырып карадылар. Мин театрдан китә алмадым. Үземне көчле җырчы дип уйламыйм. Аннары бер хәл булып алды. Мин аны кешедән яшереп йөрдем инде, хәзер әйтсәм дә була. Кызым Латифа белән бәбигә узгач, тавышымны югалттым – карлыкты. Фониатрга бардым. “Синең тавыш ярыларының берсе параличланган”, – диде. Тора-бара җырларга, сөйләшергә читен була башлады. Моны театрда белеп алсалар куалар дип, курыктым. Сәхнәдә тавыш чыкмый иде, хәзер терелде кебек инде. Тик элеккечә җырлап булмый. Ә бит элек минем тавышым зыңлап торды. Хәзер, бераз карлыкса да, мине тавыштан таныйлар. Күптән түгел банкта тәрәзә аша сөйләшкәндә танып алдылар.
- Сөйләшә-сөйләшә шактый вакыт узганын сизми калганбыз. Бүгенге әңгәмәне матур сорау белән тәмамлыйм әле: хыялда берәр роль калдымы әле?
- Хәзер бит күчеш чоры – яшь буын килә. Сәрвәрләрем туктады инде. Кызганыч... (күз яшен сөртә) Алар белән аерылышу бик авыр булды. Өстәвенә ул елларда безнең театрда спектакльнең соңгы тапкыр уйналганы кисәтелми иде. Шуңа мин кычкырып еладым. Ә хыялда... Мин әбине уйнар идем – саф күңелле матур әбине!
- Күз яшьләре чыкса да, әңгәмәбез җылы булды кебек. Ул бит үкенүдән түгел, ә сагынудан – яратудан чыккан күз яшьләре. Тагын озак еллар тамашачыны сөендереп, бары тик бәхеттән генә еларга язсын иде аңа! Яраткан артистыбыз – Татарстанның халык артисты Зөлфия ханым Вәлиева белән кабат очрашырга насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
РЭХМЭТ сенлем. Рэхэтлэнем укыдым. Бик матур язасын. Ижади унышлар сина.
0
0