Логотип
Хәбәрләр

Бикчәнтәевка театрның милли мәнфәгатьләрен саклау өчен кинжал бүләк иттеләр

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевка милли театр мәнфәгатьләрен саклау өчен кинжал бүләк иттеләр. Чечен Республикасы театрының символик бүләген татар режиссерына Грозныйда узучы «Федерация...

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевка милли театр мәнфәгатьләрен саклау өчен кинжал бүләк иттеләр. Чечен Республикасы театрының символик бүләген татар режиссерына Грозныйда узучы «Федерация» милли театрлар фестивалендә тапшырдылар.

Камал театры фестивальгә Аяз Гыйләҗев прозасы буенча куелган «Әтәч менгән читәнгә» спектаклен алып килгән иде. Тамашачы спектакльне аншлаг белән карады. Театрга Чечен Республикасы мәдәният министры Хож-Бауди Дааев та килгән иде.

Спектакльдән соң театрны Чечен Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе, фестиваль директоры Һава Әхмәтова котлады. Ул сәхнәдән фестиваль дипломы белән чечен кинжалы тапшырып:«Театрның милли интересларын яклау өчен сез аны үзегез белән йөртегез!» - диде.

«Безгә бу фестивальдә катнашу зур дәрәҗә. Без биредә Татарстаннан ике театр килдек. Бу күп нәрсә турында сөйли, мөгаен, без бер-беребезгә бик якындыр. Хәтта Татарстан белән Чечняның флаглары да охшаш - бу юкка түгелдер. Сезнең халыкның иң авыр вакытларында Татарстан ярдәм итте. Бу фестиваль эзсез югалмас, театр сәнгате үсеше өчен бу бик кирәк», - диде Бикчәнтәев.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк