Әбиләр чуагы һәм чын көз кайчан җитәр? – Метеорологлар фаразы
Әбиләр чуагы Татарстанга соңрак – салкыннардан һәм яңгырлардан соң, сентябрь уртасында киләчәк. Республикада берничә көн дәвамында булган җылы һәм кояшлы һава торышы салкын җәйнең үзенчәлекле дәвамы б...
Әбиләр чуагы Татарстанга соңрак – салкыннардан һәм яңгырлардан соң, сентябрь уртасында киләчәк. Республикада берничә көн дәвамында булган җылы һәм кояшлы һава торышы салкын җәйнең үзенчәлекле дәвамы булып тора. Тик моннан соң, һичшиксез, “күчеш” булачак — атмосфера фронтлары, циклоннар һәм салкыннар киләчәк. Шуннан соң без температураның янәдән күтәрелүен күзәтә алачакбыз. Бу инде классик әбиләр чуагы булачак.
Татарстанда әбиләр чуагы вакытында коры һәм җылы һава торышы булачак. Гадәттә, 20-25 градуска кадәр җылы һава торышы була. Бу вакыт сентябрь урталарыннан билгеләнә һәм ике көннән алып ике атнага кадәр, ә кайчагында бер айга кадәр сузыла.
Әбиләр чуагы чоры даими түгел һәм ул берничә тапкыр булырга мөмкин, шуңа күрә көзен яхшы һәм җылы һава торышы берничә тапкыр кабатлана ала.
Бу хакта тулырак:intertat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк