Биләр дастаны (өзек)
Беренче өлеш Хуҗалар тавы. Төн. Кошлар сайрый. Ара-тирә кәккүк авазы яңгырый. Төрле яклап Ияләр ишетелә башлый. Аерым-аерым да, берьюлы да. Төрле-төрле шәүләләр. Агачлар арасында ухылдау, елга буенда...
Беренче өлеш
Хуҗалар тавы. Төн. Кошлар сайрый. Ара-тирә кәккүк авазы яңгырый. Төрле яклап Ияләр ишетелә башлый. Аерым-аерым да, берьюлы да. Төрле-төрле шәүләләр. Агачлар арасында ухылдау, елга буенда су чәчри, яр буйлап ут өермәсе тәгәри... Бер якынаеп, бер ерагаеп Кам барабаны тавышлары ишетелә, шул якта шәүләләр уйный, адәм заты шәүләләре дә чагыла. Яфракларны шомлы шаулатып, вакыт-вакыт йә кискен, йә салмак кына җил исеп куя. Җил тавышы көчәя бара. Ияләр тынып кала...
ҖИЛ:
Чү! Хуҗалар! Ия-рухлар!
Ш-ш-шып! Бер мизгел, түзегез-з!
Халык җыелган аланга, –
Күрсен күңел күзегез!
СӨЛӘЙМАН:
Бөек Күкләр йомышчысы,
Ияләр дусты – Ил-кам.
Тукта берсәк камлавыңнан –
Замана суга там-там!
Барабаннар кагалар. Яктырткычлар халыкны яктырып-күрсәтеп ала. Ара-тирә Ияләр нәрсә хакындадыр бәхәсләшеп-шаулашып куя. Сүз башлангач тавышлар салмак кына югала.
Сөләйман Аланга җыелган халык белән таныштырып үтә. Үзләре турында ишеткәч, һәр төркем җанланып ала, кычкырыпмы, сызгырыпмы – җаннары кушканча күңеленә тулган хисләрен белдерә.
Дәвамы бар.
Автор: Сөләйман
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк