Логотип
Хәбәрләр

Бирешә торганнардан түгел!

Сукыр кешенең дә матурлыкны тоярга омтылышы, ихтыяҗы бар. Моның өчен безгә күбрәк шартлар тудырылсын иде. Музейларда экспонатларны тотып карау рөхсәте юк. Ә без, сукырлар, тотып карап илһамланабыз, рухланабыз бит...

Биреләсе сорауларымны күңелемнән яңартып, Илгизәр абый Хәмидуллин белән очрашуга ашыгам. Әңгәмәбез Илгизәр абыйның үз өендә урнашкан гончарлык остаханәсе белән танышудан башланып китте. Зур кунак бүлмәсе түрендә чүлмәкче әйләнмәсе, эшләнмә киптерү пиче, һәр бүлегендә төрле алым-технологияләр белән ясалган вазалар, кәсаләр, чүлмәкләр, шәмдәлләр тезелеп киткән дивар-стеллаж. Әңгәмәдәшем шуларның әле берсен, әле икенчесен бик саклык белән генә кулына алып, тарихларын сөйли...

Башкарган эшенә күңелен биреп, материаль якны максат итмичә, кешеләргә файдам булсын, дип эшләүче бу кешенең тормышы турында якты мизгелләрен хәтерендә яңартып сөйләвен исең китеп тыңлыйсың һәм бер әйберне күңелдән соклану аша кабатлыйсың – бу кеше бит дөм сукыр!

«Ә монысы миңа маяк булып тора...»

«Менә болар – минем беренче эшләнмәләрем. Әле кайсыбер җирләре кытыршы, тигезсез булса да, алар миңа бик кадерле, шуңа саклыйм мин аларны» – дип, сөйләп китте Илгизәр абый. Бу эшләнмәләрдән бераз ара калдырып, остазының искиткеч зәвык белән бизәкләп эшләнгән бүләге куелган. Ә уртада вакыт санап сәгать тора. Илгизәр абый менә шулай мәгънә салып урнаштырган аларны: вакыт барган саен, осталыкны остазы дәрәҗәсенә җиткерергә. Остазы бүләген Илгизәр абый саклык белән кулына ала, бармагын андагы бизәкләр буенча йөртә, савытны нинди тавыш чыгарып зыңлаганын ишеттерә – «Ә менә бу миңа маяк!» – диде ул һәм рәхәт итеп көлеп куйды.

Балчык эше белән беренче тапкыр 2020 нче елда сукырлар өчен махсус оештырылган курста таныша ул. Ә бу һөнәр белән кызыксыну, әле күзле вакытта, телевизордан бер чүлмәкченең эшен караганда ук туган була. «Бу курслар, күрәсең, оештыручыларның беренче тәҗрибәсе булгандыр. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен мондый чаралар уздыру үтә дә игьтибар һәм җаваплылык сорый. Беренче дәрескә егермеләп начар күрүче һәм сукыр кешеләр килгән булса, укуның өченче этабына кадәр җитүче бер мин генә булдым. Укырга йөрергә шартлар тудырылса, бәлкем, без күбрәк кеше тәмамлаган булыр идек, нәтиҗәлерәк тә булыр иде», – ди Илгизәр абый. Үзе кебекләрне активрак булырга чакыра, мактанмыйча гына аларга үрнәк тә күрсәтә. Юкса, шушы әңгәмәбез аша да күрмәүчеләргә кагылышлы теләкләрен әлеге оешмаларга юллавын ничек дип бәяләп булыр иде. Мин аның тормышы турында истәлекләр сораштырам, шаккатып эшләнмәләрен карыйм, гончар әйләнмәсендә эшләвен сокланып күзәтәм, ә ул: «Бүгенге көндә социаль проектлар өстендә эшләүчеләр артканы сөендерә, дәүләт тарафыннан гранталар булуы да зур ярдәм, ләкин алар төп әйберне онытмасыннар: мөмкинлекләре чикле кешеләрне ниндидер проектларга җәлеп иткәндә, аларның үз җәмгыятьләре белән тыгыз элемтәдә торып, ихтыяҗларын исәпкә алырга кирәк. Татарстаныбызга алгарыш, яңарыш, һәр өлкәдә беренче булырга тырышу хас әйбер. Инвалидларга уңайлы шартлар булдыру өлкәсендә дә уңышларны күрәсе килә» – дип, үзенең үтенечләрен җиткерде Илгизәр абый.

Илгизәр Хәмидуллин бирешә торганнардан түгел. Ул һәм аның кебек һәр көнне сынауга дучар ителгәннәр – авырлыкларга чыныккан халык. Бу курслар аның тормышын үзгәрткән, ныклап гончар эше белән шөгыльләнеп китүгә этәргән сәбәп була. Шул ук елны инвалидлар өчен һөнәри белгечлекләр арасында узучы конкурс – «Абилимпикс» турында ишетә. Ләкин кыюлыгы җитмәгәнме, үз осталыгына ышанып бетмәгәнме – анда катнашудан тыелып кала. Шуннан ул үз алдына максат куеп, хыял белән яши башлый – бу эшнең остасына әйләнергә! Курсларда укулар тәмамлануга, осталыгын арттыру максаты белән, Снежана Хәйруллина остаханәсенә йөри башлый. Зөя ярымутравында яшәп, хезмәт итүче танылган гончар эше остасы Евгений Ивановтан дәресләрен алу Илгизәр абый өчен зур мәктәп була. Остазы чакыруы буенча, рус халык бәйрәме «Каравон»да катнашуын, анда дәүләт рәисе Рөстәм Нургалиевич аны күреп алып, үзенең үгет-нәсыйхәтен биреп калдыруын Илгизәр абый очынып, бүгенгедәй хәтерләп, сөйләп уза.

Балчык эше серләрен тирәнрәк өйрәнү хыялы аны Үзбәкстанның Фирганә өлкәсе Риштан шәһәренә – керамиканың мәккәсенә алып бара. Остазы, танылган рәссам-керамикачы Алишер Назыйровның шәкертләре дә «минем өчен зур остазлар иде» – ди, Илгизәр абый анда бу сәнгать төренең югары дәрәҗәдә булуын ассызыклап. Остазлары арасында блогер Илья Калашников та бар, аның янына да махсус дәресләр алыр өчен бара, юл уңаенда Түбән Новгородта танылган «Махаре» остаханәсендә дә кунак була. Чүлмәк ясау осталыгы серләренә төшенеп, төрле ысуллар кулланып керамик эшләнмәләр ясау технологияләре белән танышып, һәм, әлбәттә, үзенә киләчәктә ясарга яңа формаларны күңел дәфтәренә теркәп, зур багаж туплап кайта Илгизәр оста.

Әйе, оста! 2021нче елда узган «Абилимпикста» ул үзен гончар эшен яхшы белгән оста итеп таныта – икенче урынны яулый. «Бар кыюлыгымны җыеп, катнашырга тәвәккәлләдем», – диюе үз-үзенә ышанычын, максатына якынаюын күрсәтә, дип аңладым мин. Афәрин, Илгизәр Хәмидуллин!

Ә инде 2022 нче елда Россиякүләм оештырылган конкурста Татарстан данын яклап, Илгизәр Хәмидуллин «Гончар эше» компетенциясендә, «белгечлек» категориясендә 1 нче урынга лаек була. «Конкурсантлар барысы да күзлеләр, мин берүзем сукыр кеше идем. Илгизәр, каушама, күңел ачып, аралашып кайтырсың» – дип, җиңүгә өметләнмәгән дә останың эше әнә шулай югары бәяләнә. «Оештыру шәп иде, янымда тренерым, озатып баручы кешем булуы җиңүгә ярдәм итте. Син безнең өчен беренче инде, Илгизәр, дип күңелемне гел үстереп тордылар. Сабантуй бәйрәме кебек булды ул. Ярышлар 5 көн дәвам итте, бик күңелле булды», – дип искә ала җиңүче. Бу күмәк җиңү, һәм аның артында күпме хезмәт ятканы һәркемгә дә аңлашыла. Илгизәр абый Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы коллективына, директорына рәхмәтен җиткерә. 

Остазларның барысына да хас асыл сыйфат – осталыгын башкаларга да җиткерү. Илгизәр Хәмидуллин да өендә генә эшләп калмый, остазлары белән гел элемтәдә. Аны мастер-класслар күрсәтергә остаханәләргә чакырып торалар. Аңа карагач, кеше мөмкинлекләренең чиксез булуын аңлыйсың. «Сукыр кешенең дә матурлыкны тоярга омтылышы, ихтыяҗы бар. Моның өчен безгә күбрәк шартлар тудырылсын иде. Музейларда экспонатларны тотып карау рөхсәте юк. Ә без, сукырлар, тотып карап илһамланабыз, рухланабыз бит... Мин үз хезмәтләремне аларны күреп, илһамланган рәссам кулына тапшырыр идем, ул минем эшләнмәләрне бизәп, тагын да матурлар иде» – дигән хыяллары белән дә бүлеште ул. Үзенә генә хас стиль үзенчәлеген булдыру теләге белән, савыт капкачларына манара, гөмбәз формалары биреп эшләү, савытларда татарның милли орнамент бизәкләрен төшерәсе килү турында да сөйләде.

Бу останың тормыш юлына күз салсаң, аның һәр этабы, һәр чоры үзе бер җиңү икәнен күрәсең һәм алар Илгизәр Хәмидуллинны «Абилимпикс» кубогын яулауга алып килгән җиңүләр булуына инанасың.

 

«Мин сукырлар гаиләсендә үстем...»

Илгизәр абый 1967 нче елда Чистай районында сукырлар гаиләсендә туа. Зур сынау алдында калган кешеләрнең тормышын яшьтән күреп, аларның ихтыяҗларын белеп үсә ул. Балалар бакчасында йөргәндә үк аның күз күреме начарая башлавын сизәләр, ләкин бу шук, тынгысыз, бытбылдык малайга күзлек кидертү авыр була. Әбисе, әнисенең туганнары янында бик иркә, кадерле малай булып үсә ул. Һаман ниндидер маҗаралар чыгарып, нәрсәдер ясап карыйсы килү, эш кораллары белән әвәрә килү – балачакның якты хәтирәләре булып сакланып калган. Аны гади мәктәптә укырга авыр булыр дип, сукыр һәм начар күрүче балалар өчен Лаешта урнашкан махсус интернат мәктәпкә бирәләр. 1974 елдан 1984 елга кадәр шунда укый. Анда укыган чорын, укытучыларын кадер-хөрмәт белән искә ала Илгизәр абый. «Алар шулкадәр уникаль, үз эшләренең осталары иделәр, безнең күңелебезне аңлап, җайлап кына укыта белделәр. Рус теле укытучысы Флёра Латыйповнаның дәресләре бүгенгедәй истә. Биргән белемнәре дә бик көчле иде. «Балалар, брайль шрифтын өйрәнегез, аны белсәгез яза да, укый да беләчәксез», – диләр иде». Балачактан езмәт дәресләрен ярата әңгәмәдәшем. Кул эшенә кызыксынуга шунда орлыклар салына да инде. Ул ясаган эшләнмәләр күп кенә конкурсларга җибәрелә.

9 нчы сыйныфны бетереп, энергиясе ташып торган яшь егет тормыш юлын ул чорда сукырлар өчен иң популяр Алабуга шәһәре белән бәйли. Анда аларга эш булачак, шартлар әйбәт, яшәү җире биреләчәк. Сукырларны эш белән тәэмин итү оештырылган, алар Татарстанның төрле районнарында урнашкан җитештерү сәнәгать үзәкләрендә эшлиләр. 1984 нче елда хезмәт стажы башланып китә. Бер урында гына тора алмый торган, гел сикереп йөрүче яшь егетне бию түгәрәгенә чакыралар. Күп концертларда бии, әле ул чакта күрә алган дөньяга сокланып туя алмый. Бу яктылыкның елдан-ел кими баруын белә бит, күңеле караңгылык киләчәген дә сизенә. Әнә шундый актив, яшь, шаян егет бу елларда киләчәктә иң якын терәгенә әйләнәчәк хатыны, Альбинаны очрата һәм алар бергә тормыш итә башлыйлар.

Дөньясын астын өскә китергән 90 нчы еллар җилләре кемнең генә тормышында эз калдырмады икән. Җае белән генә барган система җимерелә, завод – сәнәгать үзәкләре таркала. «Хезмәт хакы пакетлар белән түләнә башлады. Көнлек ипи-сөткә акча кирәк, без базарлар буйлап йөгереп йөри идек, шунда мин үземә сату эше килешмәгәнен аңладым. Саткан әйберең белән үзеңнең бер өлешең дә кителә төсле була иде, күңелгә ята торган эш булмады ул, замана шуңа мәҗбүр итте безне» – дип сөйли Илгизәр абый, бу елларда базарда сатуын искә алып. 

Ләкин ул заманның бер казанышы – Татарстанның суверенитет алуы –сукырлар тормышына уңай үзгәрешләр алып килә. Татар теле рәсми рәвештә хөкүмәт теле буларак игълан ителә. Сукырлар оешмасының «Вестник Татарстана» газетасы, яңа таләпләр нигезендә, ике телдә чыга башларга тиеш. Сукырлар оешмасында актив, иҗади Илгизәрне яхшы беләләр, һәм аңа әлеге газетаны татар телендә чыгаруны ышанып тапшыралар. Илгизәр абый татар тарихына беренче булып татар телендә сукырлар өчен газета чыгарган журналист буларак кереп кала. Аена бер кассета әзерләнә, 15 минутлык тапшырулардан башлап җибәрәләр алар. Шул тапшырулар кассеталарга яздырылып, Татарстан районнары буйлап сукырларга өләшенә. Мәкаләләрне Илгизәр Хәмидуллин үзе яза. Саф татарча, матур итеп сөйләү талантын да ачып, үзе үк диктор да була. Соңрак бу эшкә танылган дикторларны җәлеп итәләр. Илдус Фәиз, Инсаф Абдулла, Тәлгать Хамматшин, Хәлим Җәләловлар акча өчен дип түгел, изге нияттән чыгып, тапшыруларга хәйриячелек итәләр. «Бүгенге сәнгать кешеләре дә сукырларга, үз иҗатлары аша нинди дә булса ярдәм күрсәтсәләр, матур килеп чыгар иде», – дип теләген белдерә Илгизәр абый.

Газетада журналист булып эшләгән чорында татар телендә чыгуны туктатырлар, газетабыз дәвамлы булмас, дип куркып, хезмәт хакын да сорарга кыймый ул. «Иҗат эше булгач, матди булмаса да, рухи рәхәтлек ала идем», – дип эчкерсез көлгән әңгәмәдәшемә бу юлы кушылып көлә алмадым... Хатыны Альбинасының аны аңлап, ярдәм итеп торуы, бу эшенә каршы төшмәве Илгизәр абыйны бәхетле иткән ул чакта.

 

«Массаж иҗади процесс...»

Хөкүмәт тарафыннан инвалидлар өчен медицина буенча курслар ачыла. Хатыны Альбина бу турыда ишетү белән, икесен дә яздырып кайта. Шулай итеп, алар парлашып, яңа эш-юнәлешне үзләштерә башлыйлар.

Илгизәр абый кешеләргә файдалы булырга омтылып яшәвен нәкъ шушы яңа эшендә тормышка ашыра алачагына сөенеп укый башлый. «Бу укуларны бик яратып искә алам. Инвалидларга тиешле игътибар бирелде, алар белән эшләгән хезмәткәрләрнең дә мәнфәгатьләре кайгыртылды, аларга безнең белән эшләгәннәре өчен күбрәк хезмәт хакы түләнелде. 2,5 – 3 ел без медицинаның бөтен дисциплиналары буенча белемнәр тупладык, шифаханәләрдә чын практикалар уздык, булдыра алырдай эшне безгә йөклиләр иде. Без төп белгечлек буларак массажны сайладык. Укытучыбыз Әхмәдиева Розалия Ирековна безгә бик яхшы белем бирде. «Сезне укыту рәхәт, бигрәк тә имтихан алу, сез беркаян да карый да, күчерә дә алмыйсыз, барысы да башыгызда», – дия иде безне яратып. Ниһаять, уку тәмам, дипломнар кулда. Альбина белән Илгизәр абый массаж өлкәсендә яхшы белгечләр булып әзерләнгәннәрен практикада күрсәтәләр. 1999-2004 нче елларга кадәр Казанның 10 нчы хастаханәсендә эшлиләр. Алар ясаган массаждан бик күп пациентлар дәва таба. Илгизәр Хәмидуллинның кул шифасы турындагы хәбәрләр тирә-юньгә тарала. «Анда эшләгәндә мин мораль һәм матди яктан да канәгатьлек алдым. Кешеләргә ярдәм итү алуым миңа рәхәт иде». Илгизәр абыйның кул эшеләрен үз итүе массаж ясаучы һөнәрен үзләштерүенә ярдәм итә. Сукырлар очрагында аларның бармаклары күз ролендә, төп информацияне бирүче дә булып торалар.

«Массаж – ул иҗади процесс, мин бу сүзләрне беренче тапкыр ишеткәндә бик аптыраган идем, ә ул чыннан да шулай икән. Һәр очрак индивидуаль, һәр организм өчен аерым сәламәтләндерү курсын төзисең, син бу процессның авторына әйләнәсең» – ди Илгизәр абый.

Сукырлар дөньясында аларның мәнфәгатьләрен яклаучы әйдаманнары булса, күзлеләр дөньясында безне остаз булуы белән шаккатырган шәхес. Стеллаждагы сәгатеңне остазың бүләге янәшәсенә куя аласың, Илгизәр абый.

 

Нурисә Гыйлметдинова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк