Биш Казан артисты берьюлы тормыш иптәшләре һәм балалары белән Кайбычта сәхнә тотты
Кайбыч, 19 май, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Ләйсән Саттарова). Башкала артистлары әзерләп килгән «Әниләр һәм бәбиләр» концерт-тамашасын карарга кайбычлылар зал тутырып килде, дип яза җирле басм...
Кайбыч, 19 май, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Ләйсән Саттарова). Башкала артистлары әзерләп килгән «Әниләр һәм бәбиләр» концерт-тамашасын карарга кайбычлылар зал тутырып килде, дип яза җирле басма.
Лилия Муллагалиева, Гүзәл Идрисова, Зәмирә Рәҗәпова, Гөлназ Шәрипҗанова, Айгөл Шәйхетдинова, аларның тормыш иптәшләре һәм балалары – барысы 21 кеше, кемнең нинди сәләте бар, барысын да күрсәттеләр.– Әлеге концерт-проектка гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, әти-әни һәм балаларны тагын да якынайту максатыннан алындык. «Әниләр һәм бәбиләр» дип аталган программа исемендә әти сүзе юк. Ләкин ирләребез дә кайчандыр бәби булган, аларны әниләре, кайнаналарыбыз тугыз ай буе карынында йөрткән, – диде Зәмирә Рәҗәпова.
Җырчы ханымнарның тормыш иптәшләре дә иҗади шәхесләр булып чыкты. Кемдер гармунда уйный, кайсыныкыдыр барабанчы, башкалары күбебезгә мәгълүм җырчылар. Җыр-бию, нәфис сүз, уен көлкедән, нәни тамашачы өчен оештырылган программадан сәхнә гөж килде. Соңыннан тамаша залыннан чыгучыларның «шәп булды бу», «бик ошады», «тагын килсеннәр иде» дигән сүзләре концертның күңелләренә хуш килүен әйтеп тора иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк