Бию төркемнәре республика һәм ил күләмендә танылды
"Алчәчәк" һәм "Конфетки" төркемнәре быел ике зур бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. Казан, 24 апрель, "Татар-информ",“Әтнә таңы”).Әтнә горурлыгы саналган "Алчәчәк" һәм "Конфетки" бию төркемнәре быел да рес...
"Алчәчәк" һәм "Конфетки" төркемнәре быел ике зур бәйгедә уңышлы чыгыш ясады.
Казан, 24 апрель, "Татар-информ",“Әтнә таңы”).Әтнә горурлыгы саналган "Алчәчәк" һәм "Конфетки" бию төркемнәре быел да республикада һәм ил күләмендә уңыш казанды. "Алчәчәк" һәм "Конфетки" төркемнәре күптән түгел ике зур бәйгедә җиңү яулады, дип хәбәр итә "Әтнә таңы" газетасы сайты.
Халыкара “Ритм” фестиваль үзәге үткәргән балалар һәм яшүсмерләр арасындагы “Яз ритмы” фестиваль-бәйгесендә катнашып, “Алчәчәк” бию төркеме 1нче Дәрәҗә лауреат булды. Динә Мамбеткулова җитәкчелегендәге төркем“Эстрада” биюе номинациясендә җиңде.
Альбина Зәйнуллина җитәкчелегендәге "Конфетки" бию төркеме, "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә Гала- концертта чыгыш ясап, "Созвездие- Йолдызлык" фестивалендә 3нче урын яулады.
"Алчәчәк" бию төркеме 2003 елда оештырылды. 2006 елда ул инде Россия күләмендә таныла башлады - күп бәйгедә җиңүче булды. “Конфетки” төркеме "Алчәчәк"тән күпкә соңрак тупланса да, шулай ук уңышлы чыгышлар ясый. Буыннар чылбырын дәвам иттерүче бу бию төркемнәре белән горурланабыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез, дип хәбәр итә “Әтнә таңы” газетасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк