Биюче Нурбәк Батулла Җәлил премиясенә лаек булган
Җәлил исемендәге премия республиканың сәнгать, фән, эшмәкәрлек өлкәсендәге казанышлары булган талантлы яшьләргә бирелә. «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла Муса Җәлил исемендәге рес...
Җәлил исемендәге премия республиканың сәнгать, фән, эшмәкәрлек өлкәсендәге казанышлары булган талантлы яшьләргә бирелә.
«Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек булган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганаклары аша билгеле булды.
Җәлил премиясенә башта «Әлиф» командасы куелырга планлаштырылса да, бөтен катнашучыларның да нигезләмә буенча яше туры килмәгән. Шунлыктан премиягә «Әлиф» хореографик спектаклен чыгарган командадан Нурбәк Батулла тәкъдим ителгән.
Нурбәк Батуллага 30 яшь. Ул Кариев театрының баш хореографы.
Җәлил исемендәге премия республиканың сәнгать, фән, эшмәкәрлек өлкәсендәге казанышлары булган талантлы яшьләргә бирелә, нигезләмәдә яшьләр белән эшләүче авторлар өчен искәрмә каралган.
Муса Җәлил исемендәге республика премиясе ике елга бер мәртәбә дүрт премия тапшырыла. Премия лауреатлары Муса Җәлилнең туган көнендә 15 февральдә игълан ителә.
Нурбәк Батулладан тыш, Тукай премиясенә язучы, галим Хәнәфи Бәдигый лаек булган дигән мәгълүмат бар.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк