Блогерлар күпме акча эшли?
Соңгы елларда инстаграм блогерлары бик популярлашты. Алар нәрсә белән шөгельләнгәне, кайда ял иткәне хакында сөйлиләр, ашарга пешерү һәм матурлык рецептлары белән бүлешәләр. Гомумән, үз тормышы турын...
Соңгы елларда инстаграм блогерлары бик популярлашты. Алар нәрсә белән шөгельләнгәне, кайда ял иткәне хакында сөйлиләр, ашарга пешерү һәм матурлык рецептлары белән бүлешәләр. Гомумән, үз тормышы турында язалар.
Узган елны татар инстаграмы Рәфис Атаказов дигән шәхес белән танышты. Бу абыйны күбесе кызыклы видеодан беләләр. Биредә юмор остасы «мин сезне шул хәтле сагындым», дип елый. Әлеге көндә ул шулай ук кызыклы видеолар төшерә һәм төрле очракларга үз карашын тамашачыга җиткерә.
Соңгы видеоязмасын ул бик кызыклы сорауга багышлый. Блогерлар күп акча эшлиме икәнен күпләр беләсе киләдер, мөгаен. Рәфис Атаказ бу сорауга турыдан-туры җавап бирде.
«Дуслар, минем беркайчан да күпмедер акча түләп подписчиклар санын арттырырга теләгем булмады. Язылса да әйбәт, язылмаса да әйбәт... «Инстаграмда күп акча эшлисезме?» – иң еш бирелә торган сорау. Бу бары тик хобби, акча чыганагы түгел, дуслар. Бар блогерлар да шашып баеган кеше түгел. Инстаграм тормыш алып барырга берничек тә булышмый, аннан бернинди керем булмый. Биредә бары тик үзе тырышкан кеше генә акча эшли ала», – дип белдерде ул.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: pixabay.com
видео: Инстаграм @hamanatakaz
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк