Болгар музей-тыюлыгы Чемпионат кунаклары өчен махсус акция әзерләгән
(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы Футбол буенча чемпионат кунаклары өчен махсус акция әзерләгән. Бу хакта бүген Татарстанның Министрла...
(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы Футбол буенча чемпионат кунаклары өчен махсус акция әзерләгән. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта Болгар музей-тыюлыгы директорының үсеш буенча урынбасары Лилия Сафина хәбәр итте.
“Чемпионат вакытында Болгарга кеше күп килер дип уйлыйбыз. Без бу вакыйгага җитди әзерләндек. Чемпионат кунаклары өчен берничә акция каралган. Әгәр җанатарлар паспорты белән килә икән, Болгар цивилизациясе музеена билет алып керсә, Успение чиркәве тарихы музеена бушлай үтә ала”, - дип белдерде Лилия Сафина.
Ул Болгарда быелгы туристик сезонның яңалыгы Музей урамы ачылышы булуын билгеләп узды. Бу урам берничә музейны үз эченә ала: Спас уезды дворянлыгы музее, Елгада урнашкан шәһәр музее (экспозициясе елга белән бәйле), Абдулла Алиш музее (Абдулла Алиш иҗаты, тормышы белән бәйле), Болгар чәйханәсе музее.
Болгарга ничек бару дигәндә, Лилия Сафина Казанда эшләүче туроператорлар аша барсаң, группалар белән экскурсияләргә заказ биреп булуын искәртте. “Җәен метеорларда да килеп була. Шимбә-якшәмбе сәгать иртәнге 8дә метеор китә, 1 июньнән көн саен һәм ялларда да өстәмә сәгать 9да да метеор кузгалачак. Болгардан кире Казанга кайту өчен метеор 15 сәгать 30 минутта киләчәк. Шулай ук шәхси транспортта да барырга була. Болгарда объектлар буенча йөрү өчен электрокарлар бар”, - диде Лилия Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
Комментарий юк