«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясе сынындагы алты таҗның мәгънәләре билгеле булды
8 декабрь көнне «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы» VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Тамашачы тарафыннан премиягә лаеклы дип табылган лауреатлар «Алтын йолдыз» сынына и...
8 декабрь көнне «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы» VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Тамашачы тарафыннан премиягә лаеклы дип табылган лауреатлар «Алтын йолдыз» сынына ия була, дип хәбәр итә радионың матбугат хезмәте.
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең өлкән бренд менеджеры Регина Карманова әйтүенчә, «Алтын йолдыз» сынының дизайнын ТНВ каналының иҗади төркеме уйлап тапкан, аны дүрт проект арасыннан сайлап алганнар.
«Әлеге сын мәрмәр таштан күтәрелүче үсентене гәүдәләндерә. Ягъни аннан халык мәхәббәтен яулаячак җыр үсеп чыга. Үсенте башында алты таҗлы йолдыз тора, һәр таҗы аерым бер мәгънәгә ия: җыр, артист, шагыйрь, композитор, «Болгар радиосы» һәм халык. Алар бергәләп халык күңеленә үтеп керердәй хит иҗат итә», - дип сөйләде Карманова.
«Алтын йолдыз»сынының нигезендә торучы яшел мәрмәр Һиндыстаннан кайтарыла. Махсус эретеп ясалган үсентенең үрнәге 2013 елда расланган. Алты таҗлы йолдызның уртасы Урал бәллүр кристалы белән бизәлгән. Ул бриллиант ташына хас 57 кырлы итеп эшкәртелгән.
«Узган ел «Болгар радиосы»V Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында матур традициябез барлыкка килде: һәркемгә «Алтын йолдыз” сынын гәүдәләндергән эксклюзив йолдызлар өләштек. Быел да «Пирамида»га киләчәк кунакларны бүләкләр көтә», - диде Регина Карманова.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк