«Болгар радиосы»ннан бәйрәм бүләге!
«Бәйрәм өстенә бәйрәм!» «Болгар радиосы»ның дүртенче ел рәттән республика көнендә яраткан тамашачысын «Пирамида» концертлар залына җыеп, матур концерт үткәрүен башкача атап та булмыйдыр. Шәһәр көнендә...
«Бәйрәм өстенә бәйрәм!» «Болгар радиосы»ның дүртенче ел рәттән республика көнендә яраткан тамашачысын «Пирамида» концертлар залына җыеп, матур концерт үткәрүен башкача атап та булмыйдыр. Шәһәр көнендә казанлыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлау күркәм традициягә әйләнеп бара. Бу - радио тыңлаучылар белән күпер булдыру өчен яхшы алымнарның берсе дияргә дә була. «Болгар радиосы»ның алып баручылары белән якыннан танышу да ни тора бит... Быелгы бәйрәм дә бик үзенчәлекле булып узды.
Башка еллардан үзгә буларак, сәгать 5 тә үк «Пирамида» ишек тәбендә «Риваять» ансамбле халыкны җырлап, биеп, күңел ачып каршылады! «Болгар радиосы» лоторея уйнатып, истәлекле бүләкләр белән тамашачасын сөендерергә уйлаган. Бәйрәм концертында татар эстрадасының бик күп җырчысы чыгыш ясады. Кичке алтыда башланган тамаша өч сәгать ярым дәвам итеп, республика халкын моң дәрьясына урады. Бәйрәм концертында Илдар Хәкимов, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Ришат Төхвәтуллин, Винера Ганиева, Әнвәр Нургалиев, Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова, Нәфкать Нигъмәтуллин, ИлСаф, Азалия Зиннәт, Резидә Шәрәфиева, Асаф Вәлиев, Марат Шайбәков, Винарис Илъегет, Зөфәр Хәйретдинов, Виталий Агапов, Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова, Ильмира Нәгыймова, Руслан Кираметдинов, Илнар Миранов, «Казан егетләре», Артур Маузер, Марат Фәйрушин һ.б чыгышларын күрергә насыйп булды.
Тамашачылар концерттан яхшы хис-тойгылар һәм кәеф белән кайтып киттеләр. Бер сүз белән әйткәндә, икеләтә бәйрәм булды! Афәрин, «Болгар радиосы»! Һәрвакыт тамашачың күп, эшләрең уң булсын!
Г.Ярмиева
@bolgarradiosi
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк