Логотип
Хәбәрләр

"Болгар радиосы" татар альтернатив музыкасын таныту ниятеннән яңа тапшыру ачкан

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Болгар радиосы” эфирында татар альтернатив музыкасын таныту ниятеннән "Казан кайный" дигән тапшыру булдырылган. Бу - радионың Бөтендөнья татар яшьлә...

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Болгар радиосы” эфирында татар альтернатив музыкасын таныту ниятеннән "Казан кайный" дигән тапшыру булдырылган. Бу - радионың Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән башкарылган уртак проекты. Бу хакта “Болгар радиосы”ның баш редакторы, продюсер Илфар Кәримов бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциядә әйтте. 

Илфар Кәримов татар альтернатив музыканың төрле юнәлешләре булуын әйтте. “Һәрбер юнәлешнең үз тыңлаучысы бар, ләкин бүгенге көндә альтернатив музыканы тыңлаучылар күп түгелдер дип уйлыйм мин”, - диде продюсер. “Болгар радиосы”ның баш редакторы фикеренчә, халык альтернатив музыканы кабул итергә әзер булмаска мөмкин. Шуңа да карамастан, Илфар Кәримов альтернатив музыканы тәкъдим итүгә, халыкка җиткерүгә урын бирергә кирәк дип саный. “Без “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” белән “Казан кайный” дигән тапшыру эшли башладык. Җыр өлкәсендә генә түгел, гомумән татар дөньясында үз фикере булган яшьләр белән таныштыру планнары бар”, - дип әйтте Илфар Кәримов.

Ә “Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре баш редакторы Айваз Садыров татар альтернатив музыкасы дигән төшенчәне белмәвен аңлатты. “Альтернатив музыка бүгенге көндә бармы соң ул? Нәрсә соң ул альтернатив музыка?” - диде ул.

Айваз Садыров сүзләренчә, һәр нәрсә системалы булырга тиеш. Формат төшенчәсен дә исәптә тотарга кирәк. “Төрле стильдәге җырларны берләштерү куркыныч. Бар җырны берләштереп, "татар музыкасы, татар җырлары" дип кенә чыгарып булмый. Бу очракта система булмаячак. Радиоканаллар бер форматта гына чыга башлаячак. Һәм кеше тыңларга теләгән җырын көне буе көтеп утырачак. Алар аны тыңламаячаклар да, чөнки җырның кайчан яңгыраячагын белмиячәкләр”, - дип аңлатты бүгенге конференциядә Айваз Садыров.

татар-информ

Фото: Султан Исхаков

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк