Буа «главасы» Данир Сабиров тәнкыйтенә җавап кайтарган
Юмор остасы Данир Сабиров Буа мәдәният йортын тәнкыйтьләде. Моны ул үзенең Инстаграм социаль челтәрендә дә белдергән. Бу хәл турында артист белән «Татар-информ» хәбәрчесе аралашты. «Буа мәдәният йорты...
Юмор остасы Данир Сабиров Буа мәдәният йортын тәнкыйтьләде. Моны ул үзенең Инстаграм социаль челтәрендә дә белдергән. Бу хәл турында артист белән «Татар-информ» хәбәрчесе аралашты. «Буа мәдәният йортында ел саен шундый салкын була. Аның түбәсе җылытылмаган, астында су җыелган диләр эшчеләре. Шуңа күрә анда җылы түгел, җылылык юкка чыга бара. Ә болай ягу системасы эшли. Буа шәһәренең мәдәният йортында әбиләрнең калын киемнәрдән утыруы бер дә матур түгел инде», - диде Данир Сабиров. Буа районы башлыгы Марат Җәббаров, әлеге сүзләр белән килешеп: «Безнең мәдәният йорты авария хәлендә, бер тапкыр да ремонтланмаган, 1973 елгы булса кирәк. Түбәсеннән су үтеп керә, подвалы тулы су. Ул Буаның иң хурлыклы объекты булып тора. Әлегә берни дә эшләп булмый, бик күп акча кирәк», - дип белдерде. Аның сүзләренчә, клубның реконструкция проектын инде эшли башлаганнар, дип яза агентлык. Проект эшен бетергәч, хөкүмәткә мөрәҗәгать итәчәкбез. Аны реконструкцияләү өчен генә дә 270 млн күләмендә акча кирәк.
Чыганак: matbugat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
Комментарий юк