Буа театр фестивале киләчәктә “Алтын битлек” театр фестиваленең аналогы булырга мөмкин
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 14 май, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Киләчәктә Буа театр фестивале Россиядә “Алтын битлек” театр премиясе фестиваленең аналогы булырга мөмкин. Раил Садриев “Буа: диалог киңлегендә” хал...
(Казан, 14 май, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Киләчәктә Буа театр фестивале Россиядә “Алтын битлек” театр премиясе фестиваленең аналогы булырга мөмкин. Раил Садриев “Буа: диалог киңлегендә” халыкара театр фестиваленең асылын шулай күрә. Бүген “Татар-информ” матбугат үзәгендә үткәрелгән матбугат конференциясендә фестивальнең сәнгать җитәкчесе Раил Садриев фестивальнең перспективасына бәйле фикерләре белән уртаклашты.
“Россия мәдәният министрлыгы Россиянең милли театрлары фестивале турында уйлана. Барысы да уңышлы килеп чыкса, бу фестиваль бездә булырга мөмкин, - диде ул. - Мәскәү белән Питер башка тетар законнары белән яши. аларның үз дөньясы. Ә Россия театрлары бераз читтәрәк кала килә. “Алтын битлек” театр премиясе нигездә Мәскәү һәм Санкт-Петербурга театрлары ала. Шуңа Милли театрлар фестивале үткәрү идеясе яшәп килә”.
- 15-24 май көннәрендә Буа дәүләт театры кысаларында “Буа: диалог киңлегендә” халыкара театр фестивале үткәрелә. Спектакльләр Буа, Тәтеш, Апас, Кайбыч мәдәният йортларында да күрсәтеләчәк. Фестивальгә Швейцария, Казахстан, Азәрбәйҗаннан, шулай ук күрше Чувашстан, Мари Эл Республикасы, Удмуртия һәм Башкортстаннан иң яхшы театр коллективлары килә. Буа театр фестивалендә 23 театр коллективы катнаша.
Раил Садриев Буаның урнашкан урыны логистика ягыннан бик уңайлы булуына басым ясый. Буа фестиваленең Россия мәдәният министрлыгы ягыннан да аклау табуын әйтә. “Без театрның исемендә Буа сүзен тәрҗемәсез калдырабыз. Руслар өчен шәһәр Буинск булса да, фестиваль исемендә ул татарча Буа булып яңгыраячак”, - ди Раил Садриев.
Фестивальнең халыкара статусын Швейцариянең Базель шәһәрендә урнашкан немец театры, Азәрбәйҗан театр коллективы, Казахстанның ике театры раслаячак. Фестивальнең финанс проблемалары аркасында эстон театры килә алмаган.
Спектакльләр буенча фикер алышуда күренекле театр белгечләре Александр Вислов (Мәскәү), Анна Банасюкевич (Мәскәү), Татьяна Джурова (Санкт-Петербург), Нияз Игъламов (Казан), Динә Дәүләтшина (Уфа), Виктор Шрайман һәм башкалар катнаша. Раил Садриев ике театр белгеченең “Алтын битлек” эксперты булуын ассызыклый һәм театр коллективлары өчен үз эшләрен экспертларга күрсәтүнең әһәмиятен әйтә.
Фестивальнең хедлайнеры Сергей Безруковның “Маленький принц” спектакле. Раил Садриев Безруковның Буага килүе зур вакыйга булачагын әйтә, әмма Мәскәү йолдызының райдеры Буа өчен авыр булуын яшерми.
Фестиваль Сергей Безруков спектакле белән төгәлләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк