Логотип
Хәбәрләр

Буа театры Казанда

Хөрмәтле дуслар! 4 декабрь көнне сәгать 19:00 «Сәйдәш» мәдәни үзәге сәхнәсендә Буа дәүләт драма театры Туфан Миңнуллинның «Йөрәк маем» пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «МИШӘРЕМ-ШИКӘРЕМ» музыкаль комедиясен тәкъдим итә.

Әлеге комедия бүгенге көндә бик актуаль, чөнки анда гаилә, әхлак, көнкүреш, гореф-гадәтләр кебек темалар кузгатылган. "Мишәрем - шикәрем" комедиясе безгә бер-беребез турында кайгырту, тормыш юлындагы иптәшләребезне тыңлый белү, гореф-гадәтләрне бозмыйча гармониядә яшәү кирәклеге турында уйланырга мөмкинлек бирә. Бу спектакль кешеләрне үз тормыш рәвешен яңадан аңларга һәм өстенлекләрне дөрес урнаштырырга илһамландырыр дип өметләнәсе килә.

Автор - Туфан Миңнуллин 
Режиссёр: Рөстәм Галиев

Дәвамлылыгы: 1 сәгать 30 минут
Яшь чикләүләре: 12+

Спектакль на татарском языке с синхронным переводом на русский язык 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021