БУА ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
Буа дәүләт театрында Миргазиян Юнысның «Безнең өй өянкеләр астында иде...» хикәясе буенча куелган спектакль журналистларга тәкъдим ителде. Спектакльне сәхнәгә Г. Кариев театры артисты, режиссёр Булат Гатауллин куйды. Премьера октябрь аенда, Буа театрының сезон ачылышында көтелә. Спектакльнең темасына мөнәсәбәте, әсәр сайлану һәм спектакльнең сәхнәгә менү тарихын режиссёр үзе сөйләде.
Булат Гатауллин, режиссёр:
«2023 елның июнь аенда «Буа талиясе» лабораториясендә Нияз Игъламов чакыруы буенча режиссёр буларак катнаштым. Лабораториянең темасы XX гасыр прозасына багышланган иде. Бик озак эзләнүләрдән соң, Миргазиян Юнысның «Безнең өй өянкеләр астында иде...» әсәрендә тукталырга булдым. Бу әсәр миндә бик җылы хисләр уятты һәм без бер атнага якын кыска гына вакыт эчендә аның эскизын эшләдек. Бу вакытта әле Буа театры иске бинасында төпләнә иде. Шактый кызыклы эскиз килеп чыкты, аны Буа театры җитәкчесе Раил Илдар улы Садриев та ошатты, лабораториягә килгән тәнкыйтьчеләрдән дә яхшы фикерләр ишеткәч, бу эшне дәвам итәргә кирәк дигән карарга килдек.
Бу әсәр белән Татарстан Республикасы Театр әһелләре конкурсында катнаштык һәм грант оттык. Һәм менә быел җәен, мин инде Буа театрының яңа бинасына спектакль куярга килдем. Билгеле, монда тамашачы залы да башка, сәхнә мөмкинлекләре дә киңрәк. Бу мәсьәләдә берникадәр авырлыклар да туды, ләкин без барлык каршылыкларны һәм авырлыкларны җиңеп, бу тарихны тамашачыга җиткерә алдык, дип уйлыйм. Инсценировка авторы Ләйсән Фәизова, пьесаны аның белән бергәләп иҗат иттек, текстка Миргазиян абый әсәре вариантында булмаган кайбер сәхнәләр дә өстәдек, яңа сюжет сызыклары белән тулыландырдык. Минем карашымча, хәзер спектакльнең темасы тагын да актуальрәк яңгырый кебек».
– Булат, син бит үзең Казан егете. Туган нигезне сагыну темасы сиңа ни өчен якын? Туган җиреннән, ата-ана нигезеннән аерылмаган кеше буларак, бу теманың тирәнлеген тулысынча тоемлап бетерә алдым дип уйлыйсыңмы?
– Әйе, мин үзем Казан егете булсам да, балачактан җәйге ялларым һәм бөтен буш вакытым авылда үтте. Шуңадырмы, мин үземнең чын туган нигеземне авылда хис итәм. Күпмедер вакыт анда кайтмый торсам да күңелемә нәрсәдер җитми кебек тоела башлый. Дәү әни белән дәү әти исән чакта ешрак кайтыла иде, билгеле. Ләкин хәзерге көндә дә анда кайткач мин яңа кеше булып киләм, анда мин башкача сулыйм, күңелемә рәхәтлек алам.
Әсәрнең эчтәлегенә кайтсак, Миргазиян абый хикәясендә төп героиняның исеме юк, ә спектакльдә без аңа Гөлҗамал дип исем куштык. Ул образ һәрвакыт минем күңелемдә, узган елгы лабораториядән бирле аның язмышы миңа тынгы бирмәде һәм мин аның фаҗигасен һәм күңел халәтен бик яхшы аңлыйм кебек. Аның һәрбер уен, сагынуын, күңел сызлануларын үзем аша үткәрәм һәм сизәм. Шуңа күрә дә Гөлҗамал минем өчен бик кадерле образ.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк