Буа театрының 37 көнлек Оренбург-Казахстан-Кавказ гастрольләре башланды
Театр унтугыз шәһәрдә алтмышка якын спектакль күрсәтәчәк. Бүген Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрында Буа дәүләт театрының зур гастрольләр туры башланып китте. Бу хакта теа...
Театр унтугыз шәһәрдә алтмышка якын спектакль күрсәтәчәк.
Бүген Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрында Буа дәүләт театрының зур гастрольләр туры башланып китте. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.
«Безнең Оренбург гастрольләре Россиянең зур гастрольләр программасы ярдәмендә оештырылган. Анда өч спектакль күрсәтәбез дә, Казахстанга кереп китәчәкбез. Гастрольләр барлыгы 37 көн дәвам итәчәк», ‒ диде театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Буа театрының Казахстан гастрольләре Кустанай шәһәрендә башлана. Алга таба – Петропавловск, Күкчәтау, Астана, Караганда, Семей, Алма-Ата, Талдыкурган, Кызылорда, Актүбә, Уральск. «Иң күп спектакльләрне Карагандада күрсәтәбез, чөнки анда татарлар күп яши. Быел Казахстанның көньягына да чыгабыз. Былтыргы Казахстан гастрольләрендә ул якларга барып җитә алмаган идек. Казахстанның ун шәһәрендә спектакльләр күрсәткәч, биредәге гастрольләрне төгәлләп, Волгоград өлкәсенә чыгып, федераль трасса буйлап Кавказга төшәбез. Без Кабардино-Балкариягә чакырулы. Нальчик, Карачаевск шәһәрләрендә спектакльләр күрсәтеп, гастрольләребез Черкесск шәһәрендә тәмамлана», ‒ ди Раил Садриев.
Фото: Ильнар Тухбатов/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк