Булачак татар журналисты башкаладагы бәйрәмне ничек күргән
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
КФУның журналистика факультеты студенты Назлыгөл Мәсәлимова редакциябезнең җитди биремен үтәде - Казандагы Сабантуйны үз күзләре белән күреп, репортаж язды. Яшь коллегабызның хезмәтен укучыларыбызга т...
23 июнь. Иртәнге сәгать биш. Кабалана-кабалана сумка тутырам. Наушник, көзге, кершән, акча, паспорт. Бүтән әйбер калмады бугай инде. Җыенып беттем дә, көзгегә инде егерменче кат күз төшергәч, лап итеп урындыкка утырдым. Чыгып китәргә тагы ике сәгать бар иде әле.
Кая җыена дигәндә, мин беренче тапкыр Казан Сабантуена барырга булдым. Күңел ачар өчен генә түгел, ә журналист та булып. Утыра торгач, йөрәк түзмәде, бер сәгать кала чыгып та киттем. Иртә килсәм киләм, соңга калсам баш бетә бит. Әле Сабантуйда, Президент артыннан йөреп, урыннан ук "Татар-информ"га хәбәр язасын да белгәч, күңелем әллә кайларга ашкынды, уч төбе тирләп чыкты. Төне буе әзерләндем: интернеттан "быстрые лекции" дигән язмаларны табып, бер апа сөйләгәннәрне тиз-тиз язып бардым. Килеп чыга кебек үзе!
Автобус тукталышы. Миңа кирәкле 89 автобус юк та юк. 30нчысы биш тапкыр узып китте бугай. Я Аллам. Килде бит, килде. Киттек. Бәхетемне кәҗә генә түгел, сыер сөзгән ахрысы, автобус бөкегә эләкте, ташбака гына түгел, әкәм-төкәм сыман, миллиметрлап кына, асфальттан өстерәлә килде. Җанымны курку биләде. Сигезгә килергә кушкан иделәр бит, әллә соңга калдым инде. Куркуны бетерергә тырыштым. Автобус металл җыелмасы гына димә. Эт куркуны сизгән кебек, автобус та сизә диләр, син катырак курыккан саен ул әкренрәк бара ди. Бу татар халык уйдырмасы түгел, ә студентларның "халява, приди" ише уйланмасы. Дәвамын укыгыз...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Печән базары 2025"
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
15 сентября 2025 - 18:00
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
12 сентября 2025 - 11:25
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
10 сентября 2025 - 14:00
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
9 сентября 2025 - 15:00
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
7 сентября 2025 - 10:00
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
4 сентября 2025 - 16:00
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
1 сентября 2025 - 10:00
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
31 августа 2025 - 14:19
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк