Быел Болгарда һәм Зөядә алты яңа музей ачылачак
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Быел Богар һәм Зөядәге музейларның гомуми саны 19га җитәчәк. Бүген Казан Кремлендә узган республика «Яңарыш» фондының Попечительләр һәм Административ...
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Быел Богар һәм Зөядәге музейларның гомуми саны 19га җитәчәк. Бүген Казан Кремлендә узган республика «Яңарыш» фондының Попечительләр һәм Административ советлары утырышында фондның башкарма директоры Татьяна Ларионова шул хакта хәбәр итте.
Болгарда ел ахырына кадәр музейлар саны 10га тулачак. Хәзерге вакытта тарихи биналарда төзекләндерү эшләре бара. Аларның берсендә татар шагыйре һәм язучысы Абдулла Алишка багышланган экспозиция урнашачак. Шулай ук күргәзмәләр залы – лапидарий: таш плитәләрдәге борынгы язма үрнәкләр экспозициясе ачылыр дип көтелә. Тагын бер музей «Елга буендагы шәһәр» дип аталачак.
«Зөя утрау шәһәрлегендә музейлар саны тугызга җитәчәк. Биредә тагын өч музей («Агач архитектурасы музее», «Элеккеге Ольгин приюты бинасындагы музей экспозициясе» һәм «Иконалар музее») үз ишекләрен ачачак. Утрауга республика музейларыннан иконаларның кире кайтарылачагы турындагы килешүгә ирешелгән инде», - диде Татьяна Ларионова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк