Быел Казанда “Үлемсез полк” акциясендә 120 мең кеше катнашу көтелә
9 майда узачак “Үлемсез полк” акциясе турында Гомумроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәте төбәк бүлеге рәисе Тимур Халиков сөйләде. Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Каз...
9 майда узачак “Үлемсез полк” акциясе турында Гомумроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәте төбәк бүлеге рәисе Тимур Халиков сөйләде.
Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Казанда 9 майда “Үлемсез полк” акциясендә 120 мең кеше катнашу көтелә. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә “Үлемсез полк” Гомумроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәте төбәк бүлеге рәисе Тимур Халиков хәбәр итте.
“Без бу чарада 120 мең кеше катнашыр дип уйлыйбыз. Күбрәк кеше килгән очракта да барлык уңайлыклар тудырылган”, - диде Тимур Халиков.
Татарстан Республикасында “Үлемсез полк” акциясендә барлыгы 300 мең кеше катнашу көтелә. Узган ел Россиядә әлеге акциядә катнашучылар саны буенча Татарстан өченче урында булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк