Быел Казанда “Үлемсез полк” акциясендә 120 мең кеше катнашыр дип көтелә
(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). Быел Казанда “Үлемсез полк” Бөтенроссия иҗтимагый акциясендә 120 мең кеше катнашыр дип көтелә, дип хәбәр итә “Россиянең Үлемсез полкы” Гомумроссия иҗтимагый граждан...
(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). Быел Казанда “Үлемсез полк” Бөтенроссия иҗтимагый акциясендә 120 мең кеше катнашыр дип көтелә, дип хәбәр итә “Россиянең Үлемсез полкы” Гомумроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәтенең төбәк бүлеге матбугат хезмәте.
Казанда колонна былтыргы маршрут буенча узачак. Акциядә катнашучылар Карл Маркс урамы белән Горький урамы, Толстой һәм Мөштәри урамнары чатында җыелачак.”Үлемсез полк” Карл Марк урамы буйлап “Черек күл” паркы яныннан Лобачевский урамы аша узачак, аннары Кремль урамы буенча 1 Май мәйданына һәм Меңьеллык мәйданына төшәчәкләр. Анда акциядә катнашучыларны бәйрәм программасы көтә.
“Үлемсез полк” колоннасын 13.30 сәгатьтә формалаштыра башлыйлар, Казанда хәрәкәт 15.00 сәгатьтә башлана.
“СОЮЗ — Наследники Победы” Халыкара яшьләр проектында катнашучылар Россиянең 50 шәһәрендә йөреш башында 200 кв метрдан артык мәйданлы Җиңү байрагын алып барачаклар. Оештыручылар бу Россиядә яшәүчеләрне “Үлемсез полк” акциясенә берләштерү үрнәге булачак дип белдерә
“Үлемсез полк” акциясе Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Комментарий юк