Быел Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына 200 мең кеше килүе көтелә
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быел Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына 200 мең кеше килүе көтелә. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Татар-информ...
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быел Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына 200 мең кеше килүе көтелә. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
«Бүген Казанда спорт дөньясындагы зур вакыйгага бөтен юнәлешләр буенча да әзерлек эшләре бара», - диде ул.
Хәзерге вакытта барлык кунакханәләр һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә күпсанлы тикшерүләр уза. Туристлык компанияләре һәм экскурсоводлар алда торган чарага әзерләнә.
«Кунаклар Татарстан башкаласы кунакханәләрендә, хостелларда һәм шәхси секторда урнашачак. Бүгенге көндә Татарстанда «5 йолдызлы» - 5, «4 йолдызлы» - 24, «3 йолдызлы» 56 кунакханә бар. Калган объектлар «2 йолдызлы», «1 йолдызлы» һәм бер йолдызы да булмаган категориягә керә», - диде Сергей Иванов.
Фото: Ильнар Тухбатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк