Быел Казанда яшәүче 270 күп балалы гаилә бушлай җир кишәрлеге алачак - Р.Галәветдинов
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе сүзләренә караганда, Казанда 230га якын күп балалы гаилә бушлай җирдән баш тарткан. (Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Быел Казанда яшәүче 270 күп балалы гаи...
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе сүзләренә караганда, Казанда 230га якын күп балалы гаилә бушлай җирдән баш тарткан.
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Быел Казанда яшәүче 270 күп балалы гаилә бушлай җир кишәрлеге алырга теләк белдергән. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Күп балалы гаиләләр Зур Дәрвишләр бистәсе янында кишәрлекләр алган. Әлеге җирләрне ызанлау эшләре 2017 елның ноябрендә төгәлләнгән.
1300гә якын гаилә – узган елның октябреннән, ә 4800 күп балалы гаилә программа гамәлдә булган 6 ел дәвамында кишәрлекләр сайлаган. Шушы вакыт эчендә 2850 участокта милеккә хокук теркәлгән.
Программа ел ахырына кадәр гамәлдә булачак. Шушы вакыт эчендә Казанда яшәүче тагын 2420 гаилә бушлай җир кишәрлекләре сайлый алачак.
- Казанда күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре бирү программасы 2012 елдан гамәлгә ашырыла. Ул чагында бушлай җиргә дәгъва кылучы гаиләләр 1160 булса, хәзер аларның саны 10 тапкыр диярлек арткан.
Ренат Галәветдинов сүзләренә караганда, Казанда 230га якын күп балалы гаилә бушлай җирдән баш тарткан. Моның төп сәбәбе - җир кишәрлеге урнашкан урынның ошамавы.
Фото: kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк