Быел Сәләт аланы һәм форумнарында 20 мең кеше катнашачак
(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 2018 елның җәендә Сәләт алан һәм форумнарында 20 меңнән артык кеше катнашачак. Бу хакта “Сәләт Йорты”нда узган матбугат конференциясендә “Сәләт” Фо...
(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 2018 елның җәендә Сәләт алан һәм форумнарында 20 меңнән артык кеше катнашачак. Бу хакта “Сәләт Йорты”нда узган матбугат конференциясендә “Сәләт” Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
“Быелгы җәй безгә яңа сәлкешләрне бүләк итәчәк, чөнки безнең җәйге алан һәм форумнарда 20 мең кеше катнашачак. Биләр Форумында гына да 15 меңнән артык кеше килеп, безнең белән якыннан танышыр дип, уйлыйбыз”, - диде Тимур Сөләйманов.
Быел Биләрдә алты Сәләт форумы узачак. Һәр форум билгеле бер тематикага корылган. Форумнар 21 июньнән 7 августка кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк