Быел татар теле буенча республика олимпиадасында катнашучылар саны кимемәгән
Быел татар мәктәпләрендә укучылар өчен татар теле буенча республика олимпиадасында катнашучыларның саны кимемәгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә олимпиаданың ябылу тантанасында Татарстан Мәгариф...
Быел татар мәктәпләрендә укучылар өчен татар теле буенча республика олимпиадасында катнашучыларның саны кимемәгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә олимпиаданың ябылу тантанасында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков сөйләде.
Илгиз Халиков төгәл мәгълүматлар иртәгә генә билгеле булачагын әйтте.«Олимпиадада катнашучы укучыларның саны кимемәде, әмма артыр дигән өмет бар. Бу – укытучыларның дәресләрен кызыклы, эчтәлекле итеп бирүеннән тора. Мөгаллим үзенең фәне белән кызыксындыра ала икән, балалар да югары нәтиҗәләргә ирешә», - диде ул.
«Төп максат – ана телебезне саклап калу, аны үстерү. Бурычыбыз – тәҗрибәле мөгаллимнәребез җитәкчелегендә балаларыбызга төпле белем бирү», - диде Илгиз Халиков.
Республика олимпиадасында катнашу өчен, мәктәп һәм муниципаль дәрәҗәгә җиңү яуларга кирәк. Республика күләмендә үзләрен күрсәткән иң көчле укучылар җиңүче һәм призер исеменә лаек була. Республика этабында җиңгән укучылар 22-25 апрель көннәрендә үтәчәк татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада катнашу мөмкинлеген ала.
«Бүгенге көндә федераль закон нигезендә ата-аналар туган телне сайлау буенча гариза яза. Алар аңлы рәвештә гариза язган очракта гына телебезне саклап калу мөмкинлеге туа. Без аларга телнең никадәр әһәмиятле икәнен җиткерә алсак, шул очракта гына телне саклап калып була», - диде ул.
Татар теленнән олимпиада җиңүчеләрен әзерләгән укытучылар грант алачак, дип хәбәр иткән идек.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк