Быел Татарстан югары уку йортларына 16,5 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән
Быел Татарстан югары уку йортларына 16 мең 531 бюджет урыны, шул исәптән дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары өчен 120 урын бүлеп бирелгән. Республика Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ТР Мини...
Быел Татарстан югары уку йортларына 16 мең 531 бюджет урыны, шул исәптән дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары өчен 120 урын бүлеп бирелгән. Республика Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
Вице-премьер сүзләренчә, быел бюджет урыннары саны 2017 елга караганда 5 процентка артыграк.
Министр билгеләп үткәнчә, бюджет урыннарының күбесе белем бирү һәм педагогик фәннәр (1733), химик технологияләр (1440), электр- һәм җылылык энергетикасы (1389), информатика һәм хисаплау техникасы (1156), машина төзелеше (945) һ.б. юнәлешләргә бүленгән. Аның сүзләренчә, гуманитар белгечлекләргә бюджет урыннарының кимүе күзәтелә.
- Быел республикада 44 югары белем бирү оешмасы, шул исәптән 28 – дәүләт һәм 16 дәүләтнеке булмаган уку йортлары һәм аларның филиаллары абитуриентлар кабул итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк