Быелгы җәйдә Татарстанда «Суда имин ял итү порталы» эшли башлаячак
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Быелгы җәйдә Татарстанда «Суда имин ял итү» порталы эшли башлаячак. Яңа сайтта коенырга рөхсәт ителгән урыннар, шулай ук ял итүчеләр арасында популяр булган «кыргый» к...
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Быелгы җәйдә Татарстанда «Суда имин ял итү» порталы эшли башлаячак. Яңа сайтта коенырга рөхсәт ителгән урыннар, шулай ук ял итүчеләр арасында популяр булган «кыргый» комлыклар турында мәгълүматлар җыелып барачак.
Анда теләгән һәркем кайда ял итәргә ярый, кайда юк икәнлеге хакында белә ала. Санкцияләнмәгән ял итү урыннарында кешеләрне сагалап торган хәвеф-хәтәр турында мәгълүмат урын алачак. Кешеләр батып үлгән урыннарны да билгеләп барачаклар. Бу хакта ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Иң мөһиме, ял итүчеләр үзләре дә куркыныч урыннарны билгеләр дип өметләнәбез. Порталда шулай ук суда үзеңне тоту кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен штрафка тарту ихтималы турында да мәгълүмат урнаштырылачак», - дип искәртте Юрий Венедиктов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк