Өч миллионынчы турист казанда камал театрына киләчәк
Казан шәһәрендә башкалабызга өч миллионнынчы турист килер алдыннан махсус сайт аша үткәрелгән сораштыруның нәтиҗәләре билгеле булды. Шәһәр халкы юбилей кунагына күңел ачу программасы һәм милли ризыкла...
Казан шәһәрендә башкалабызга өч миллионнынчы турист килер алдыннан махсус сайт аша үткәрелгән сораштыруның нәтиҗәләре билгеле булды. Шәһәр халкы юбилей кунагына күңел ачу программасы һәм милли ризыклардан меню төзеде. 1-15 октябрьдә үткән тавыш бирүдә 5 мең кеше катнашты.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча өч миллионынчы турист Казанда Г.Камал театрына барырга һәм шәһәрнең башка күренекле урыннарын күрергә тиеш. «Безнең театр Казанның башка театрлары арасында сораштыру вакытында шактый зур аерма белән беренчелекне яулады. 3 миллионынчы туристны түземсезлек белән үзебездә кунакта көтәбез!», – дип хәбәр итә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының матбугат үзәге.
Чыганак: kamalteatr.ru
Фото: Алсу Габдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк