“Чүпрәле” сәнәгать паркы Төркия эшмәкәрләрендә кызыксыну уятты
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Төркия эшмәкәрләре “Чүпрәле” сәнәгать паркы территориясендә теплица ачарга ниятли (Чүпрәле, 21 июнь, "Татар-информ", "Туган як", Резидә Җамалтдинова). 20 июнь көнне Чүпрәле районында Төркиядән делега...
Төркия эшмәкәрләре “Чүпрәле” сәнәгать паркы территориясендә теплица ачарга ниятли
(Чүпрәле, 21 июнь, "Татар-информ", "Туган як", Резидә Җамалтдинова). 20 июнь көнне Чүпрәле районында Төркиядән делегация булып китте. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе марат Гафаров каршы алды һәм район тормышы белән таныштырды, дип яза җирле басма.
Төркиядән килгән делегацияне дә иң башлап убилылар каршы алды. Авыл башлыгы Алексей Ярухин җитәкчелегендә ипи-тоз белән каршы алу, җыр-биюле композиция кунакларга бу якларның кунакчыллыгын һәм халыклар дуслыгын күрсәтте. Аларны музейга чакырып Гөлназ Бахитова музей эшчәнлеге һәм СССРның авиация промышленносте министры Петр Дементьев турында сөйләде.
Район үзәгенә килгәч кунаклар “Җәмигъ” мәчетенә юл тотты. Райондагы дини эшчәнлек турында аларга мәчетнең имам-хатибы Гомәр хәзрәт Рәкыйпов бәян итте. “Чүпрәле” сәнәгать паркы һәм Альфред Хәйруллинның “Дуван бакчалары” ширкәте дә эшмәкәрләрдә кызыксыну уятты.
Район хакимиятендә оештырылган “Түгәрәк өстәл” артындагы киңәшмәдә исә Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гафаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ильдус Габдрахманов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь сапунов, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының икътисади анализ һәм проектлау бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Елена Тихонова, районның әйдәүче тармагы җитәкчеләре; Төркия ягыннан “Карман макина ималат санайи Ltd.Stı” фирмасы генераль директоры Айһан Караер, “Серпин челик конструкцион иншаат Ltd.Stı” фирмасы генераль директоры Ибраһим Серпин, “Азия модерн сера ималат санайи Ltd.Stı” фирмасы генераль директоры Әнвәр Үзтүрк катнашты. Киңәшмәдә районның инвестицион потенциалы аның икътисады турында М. Р. Гафаров сөйләде.
Безгә биргән аңлатмасында районның башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров: "Безнең максат Төркия эшмәкәрләре акчасын районга җәлеп итү. Шул рәвешле халык өчен эш урыннары булдыру, районның икътисадын ныгыту. Делегация белән очрашып күрешү нәтиҗәле булды, дип уйлыйм. Әлегә бу беренче адым гына. Аларның безнең җирлектә теплица комплекслары, полиэтилен эшләп чыгару мини-заводы төзергә теләкләре бар. Климат шартлары куркытмаса, әлбәттә. Без исә үз мөмкинлекләребез, бу якларга килә калганда нәрсәләргә өмет итә алуларын аңлаттык", -диде.
Безнең белешүебезчә, “Азия сера” компаниясе Төркиядә зур компанияләрдән санала һәм компания Төркмәнистан, Үзбәкстан илләрендә теплица комплексларын сафка бастырган. Эшмәкәрләр әлеге фирмаларда җирле халык эшләвен дә әйттеләр. Мастер, бригадир кебек биш-алты хезмәткәр генә Төркиядән килә, диделәр. Билгеле инде, безнең яшеллеккә күмелгән басу-кырларыбыз сокландырды кунакларны. Алар очрашу ахырында “Чүпрәле” сәнәгать паркы территориясендә башлап бер гектар мәйданда теплица ачып эшләп карау турында карар кабул итүләре турында белдерделәр, диелгән район хәбәрендә.
Фото: chuprale-online.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк