Чаллы егете Ранил Заһриев "Беренче канал"да "Лучше всех" тапшыруында катнашты

(Чаллы, 21 март ,"Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллы егете Ранил Заһриев "Беренче канал"да баручы "Лучше всех" тапшыруында катнашты.Ул аның алып баручысы Максим Галкин белән генә аралашып калмады, ә бар дөньяга үзенең талантын күрсәтте, дип яза җирле басма.

Ранилга 7 яшь кенә булуына карамастан, ул "Олимпийский" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөри. Нәтиҗә буларак, ул әлеге тапшыруда үзен батутта сикерүче иң оста егет буларак танытты. Үзенең сәләтен ул "Лучше всех" тапшыруы сәхнәсендә дә күрсәтте.

Өстәвенә Ранилның зур хыялы тормышка ашкан. Ул батутта сикерү бунча беренче олимпия чемпионы Александр Москаленко белән танышкан. Москаленко егетне мактап кына калмады, ә "Лучше всех" медале белән дә бүләкләде.

Шунысын да әйтергә кирәк, Ранил үскәч янгын сүндерүче һөнәрен үзләштерергә һәм айга менеп инопланетяннар белән танышырга тели.

татар-информ

Фото: shahrichalli.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
627
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Мин Ришатны яратам"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
17 март 2023 - 09:26
454
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
485
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
467
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
964
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы