Чаллы Концертлар залы директоры Элвин Грей автомобилен тиешсез урынга кую сәбәбен аңлатты
Социаль челтәрләрдә Чаллы пабликларының берсендә җырчының машинасы рөхсәт ителмәгән урында туктап торган фото чыкты. Чаллының Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залы директоры Фәнил Салихов Элвин Г...
Социаль челтәрләрдә Чаллы пабликларының берсендә җырчының машинасы рөхсәт ителмәгән урында туктап торган фото чыкты.
Чаллының Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залы директоры Фәнил Салихов Элвин Грейның автомобиле ни өчен рөхсәт ителмәгән урында туктап торуын аңлатты.
«Машина йөртүче артистны клуб ишек төбенә алып килде һәм машинадан төшереп калдырды. Аннары автомобильне парковкага куйды һәм концерт беткәнен шунда көтте. Монда бернинди законга каршы нәрсә юк. Бездә Элвин Грейны гына түгел, башкаларны да ишек төбенә кадәр китерәләр», – диде Фәнил Салихов.
«Шулай ук Николай Расторгуев, Леонид Агутин, Дмитрий Билан һәм башка йолдызларны да шулай клубка кадәр китерәләр һәм алар шунда төшеп калалар. Монда криминаль нәрсә юк. Барысы да килешенеп эшләнә», – диде ул.
«Татар-информ» агентлыгы социаль челтәрләрдә Чаллы пабликларының берсендә Элвин Грейның машинасы рөхсәт ителмәгән урында туктап торганы төшерелгән фото чыкты дип хәбәр иткән иде.
Чыганак: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк