Чаллы һәм аның кешеләренә багышланган күргәзмә ачылды
(Чаллы, 22 февраль ,"Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Шәһәр хакимиятенең беренче катында Чаллы һәм аның кешеләренә багышланган күргәзмә ачылды. Бирегә яшь фото осталары Марат Закиров белән Дмитрий Кубан...
(Чаллы, 22 февраль ,"Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Шәһәр хакимиятенең беренче катында Чаллы һәм аның кешеләренә багышланган күргәзмә ачылды. Бирегә яшь фото осталары Марат Закиров белән Дмитрий Кубановның А3 форматындагы 50дән артык хезмәте куелган, дип яза җирле басма.
Алар барысы да шәһәр тормышын чагылдыра. Бер фотода – шәһәрнең тарихи урыннары, икенчесендә гадәти кешенең ялы, ул балык тота. "Электротранспорт", "Автомобиль юллары предприятиесе", гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәте эшчәнлеге чагылыш тапкан.
"Яр Чаллы – йөзләгән мең кешенең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән үзенчәлекле, чын кешеләр шәһәре", дигән күргәзмәнең кереш өлешендә.
Күргәзмәгә язучы Шамил Идиатуллин, блогер Илья Варламов, Россия архитекторлар берлеге рәисе Ринат Сафиуллин үз бәясен биргән.
Аннары күргәзмә Орган залына күчә. Киләчәктә аны Берлин, Истанбул, Варна, Рига һәм Казанда оештырырга җыеналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк