Чаллы спектакле «Театраль Идел буе» фестиваленең икенче этабына үтте
Жюри әгъзалары Идел буе федераль округының «Театраль Идел буе» төбәк бәйгесе этабында РИФ студиясе тарафыннан тәкъдим ителгән «Жил-был Пес» спектаклен югары бәяләде. Бу хакта «Челнинские известия» газ...
Жюри әгъзалары Идел буе федераль округының «Театраль Идел буе» төбәк бәйгесе этабында РИФ студиясе тарафыннан тәкъдим ителгән «Жил-был Пес» спектаклен югары бәяләде. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
Спектакль Георгий Хугаевның «Кара чикмән» пьесасы мотивлары буенча куелган. Аның геройлары – кеше телендә сөйләшә белә торган җәнлекләр.
Алар кешеләргә сөйләшә белү сәләте белән генә түгел, ә гадәтләре һәм холыклары белән дә охшаган. Спектакльдә герой-кеше – Көтүче дә катнаша. Таудагы көтүлекләрдән төшкән чагында ул үзенең чикмәнен югалта. Тузар кушаматлы эт аны таба һәм кыш буе саклап чыга. Ул мәхәббәт урынына тугрылыкны сайлый: бүре көтүендә үзенең сөйгәне – Чобра кушаматлы ана бүре белән яшәүдән баш тарта.
Труппаның җитәкчесе Галина Иванова үзләренең спектакльләр сәхнәләштергәндә һәрвакытта да социаль юнәлешле пьесалар сайлавын әйтә.
Округ бәйгесендә җиңүчене – 200 мең, икенче урынга – 150 мең, өченче урынга лаек булган коллективны 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк