Чаллыда 9нчы сыйныф укучыларының Төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре республиканыкыннан югары
Чаллыда 9нчы сыйныф укучыларының дүрт фән буенча Төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре республиканыкыннан югары. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Винер Харисов...
Чаллыда 9нчы сыйныф укучыларының дүрт фән буенча Төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре республиканыкыннан югары. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Винер Харисов әйтте.
Аның сүзләренчә, 9нчы сыйныф укучылары рус теле, информатика, әдәбият, немец теле буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Җәмгыять белеме һәм биология буенча, киресенчә, күрсәткечләр начарланган.
Төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча начар билгеләр җиде (36, 57, 61, 75, 76, 84, 87) мәктәптә юк. Тугыз мәктәптә (78, 77, 76, 26, 61, 57, 36, 79, 84) уртача билге “4” һәм аннан да югары булган.
Тугызынчы сыйныфтагылар арасында уздырылган анкета нәтиҗәләре укучыларның 42 проценты укуларын профильле сыйныфларда дәвам итәчәкләрен, калганнарының урта һөнәри белем йортларына укырга китәргә теләүләрен күрсәткән.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
Комментарий юк