Чаллыда ир-ат үз фатирында янып үлгән
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Коткаручылар төтен белән тулган подъезддан алты кешене, шул исәптән бер баланы урамга алып чыкканнар Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Чаллыда 62 яшьлек ир-ат үз фатирында янып үлгән, дип хәбәр итт...
Коткаручылар төтен белән тулган подъезддан алты кешене, шул исәптән бер баланы урамга алып чыкканнар
Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Чаллыда 62 яшьлек ир-ат үз фатирында янып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
ГЭС бистәсендә урнашкан 2/2нче йорттагы бер фатирда янгын чыгуы хакындагы хәбәр 112 бердәм номерына төнге икеләр тирәсендә килгән.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр күп фатирлы торак йортның икенче катындагы балконда әйберләр януын күргән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре махсус битлекләр ярдәмендә төтен белән тулган подъезддан алты кешене, шул исәптән бер баланы урамга алып чыккан.
Ут белән көрәшүчеләр янгынны ун минут эчендә сүндергән. Фатирны тикшергән вакытта 62 яшьлек ир-атның мәетенә юлыкканнар.
Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк