Чаллының "Ак мәчете"ндә татар телен өйрәнү буенча беренче дәресләр үтте
(Чаллы, 5 февраль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллының "Ак мәчете"ндә татар телен өйрәнү буенча беренче дәресләр үтте, дип яза җирле басма. Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тәкъдиме белән м...
(Чаллы, 5 февраль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллының "Ак мәчете"ндә татар телен өйрәнү буенча беренче дәресләр үтте, дип яза җирле басма.
Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тәкъдиме белән мондый курслар республикабызның 10 мәчетендә башланып китте. Чаллыда татар телен якыннан өйрәнергә 26 кеше килде, алар арасында башка милләт вәкилләренең булуы үзе зур куаныч. "Ак мәчете" дәресләр атнага ике тапкыр эштән соң, 19.00 сәгатьтән алып 21.00 сәгатькә кадәр узачак.
Бирегә килүчеләр өчен ике юнәлештә сабаклар алып барыла: "Татар теле" һәм " Татарлар тарихы һәм ислам дине нигезләре". Дәресләрне Яр Чаллы педагогия университетыннан филология фәннәре кандидаты, татар теле һәм әдәбияте кафедрасы доценты Ринал Хаҗиев үткәрә.
Тәүге дәрес башланыр алдыннан мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Шәехвәли үз фатыйхасын бирде. Ул татар телен өйрәнү курсларына йөрүчеләр киләчәктә тагы да артыр, дигән өметен белдерде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк