Логотип
Хәбәрләр

«Чатыр тауда җыен»

«Чатыр тауда җыен»

8 июльдә Азнакай районының Чатыр-тау тавында «Чатыр тауда җыен» Халыкара фольклор фестивале узачак.  Азнакай районының иң матур тавында төрки халыкларның 3000нән артык катнашучысы һәм фольклор коллективлары җыелачак. Кунакларны театральләштерелгән тамаша көтә.  Фестивальдә төрки телле халыкларның көнкүрешен чагылдырган мәйданчыклар эшләячәк, аларда төрле милләт вәкилләренең ишегаллары экспозицияләре, шулай ук күргәзмәләр, кул эшләре һәм милли ризыклар ярминкәсе тәкъдим ителәчәк. Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән фольклор коллективлары чыгыш ясаячак. Һәм фестивальдә катнашучыларны бүләкләү тантанасы узачак.

Чыганак һәм фото: Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021