"Челны-мясо" сатуга "хәләл" этикеткасы белән дуңгыз ите чыгарган
"Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте "Челны-мясо" "хәләл" этикеткасы белән “Пятёрочка” кибет челтәрләрендә сатуга дуңгыз ите чыгарган. Дуңгыз итеннән әзерләнгән ит продукциясендә "Хәләл" серт...
"Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте "Челны-мясо" "хәләл" этикеткасы белән “Пятёрочка” кибет челтәрләрендә сатуга дуңгыз ите чыгарган.
Дуңгыз итеннән әзерләнгән ит продукциясендә "Хәләл" сертификаты түгел. Әмма чын хәләл сертификатның нинди булырга тиешлеген белмәгән сатып алучылар буталырга мөмкин. Чөнки этикеткада "хәләл" дип язылган сүз бар.
Кичә "Челны-мясо"га шалтыраткач, "Татар-информ" хәбәрчесенә җавап бирүдән баш тарттылар. "Хәләл" стандарт комитетында исә хәлне ачыкларга вәгъдә бирделәр.
Бу сорауны ачыклау өчен, “Татар-информ” хәбәрчесе "Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә кабат шалтыратты. Җавапны итнең сыйфаты буенча хуҗасы Татьяна исемле ханым бирде. Ул иң элек кайсы ит икәнен сорады һәм “хәләл” билгесен нинди рәвештә ябыштырылганын карауны сорады: “Хәләл” билгесе футбол стикеры рәвешендә чыгарылган. Бу футбол буенча дөнья чемпионатына дип махсус уйлап табылган стикер иде, ул безнең бөтен продукциягә, ягъни хәләл булмаган товарга да ябыштырылган. Әмма “хәләл” дигән язу анда ялгышлык белән кергән. Хәзерге вакытта бу хатаны ачыклыйбыз, борчылмагыз, барысы да хәл ителәчәк. Кичә безгә бу хакта “Хәләл” комитетыннан шалтыратып кисәтү ясадылар, без әлеге товарларыбызны сатудан алачакбыз һәм яңа стикерларга заказ бирәчәкбез”, - дип сөйләде Татьяна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк