Чемпионат алдыннан экологлар һава, суны контрольдә тоту буенча көчәйтелгән режимга күчте
(Казан, 29 май, «Татар-информ», Валерия Белова). ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы 21 майдан башлап, 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты алдыннан атмосфера һавасы һәм Казансу елгасынд...
(Казан, 29 май, «Татар-информ», Валерия Белова). ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы 21 майдан башлап, 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты алдыннан атмосфера һавасы һәм Казансу елгасындагы суның торышына мониторинг үткәрү буенча көчәйтелгән режимга күчте.
«21 майдан Казансу елгасы суына көн саен анализ ясыйбыз. Стадиондагы күчмә станция исә һавага анализ үткәрә. Конфедерацияләр Кубогы һәм Универсиада вакытында да шундый эш алып барылды», - диде «Татар-информ» агентлыгына ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының аналитик контроль Үзәк махсуслаштырылган инспекциясе башлыгы урынбасары Андрей Бодяжин.
Табигатьне саклау ведомствосы хезмәткәрләре чемпионат ахырына кадәр шундый режимда эшләячәк.
«Казансу елгасы беркайчан да игътибардан читтә калмаячак. Еллык контрольне без 39 күрсәткеч буенча үткәрәбез. Ел саен 200дән артык проба алына һәм анализ ясала. Бик пычрак урыннар юк, су бөтен урында да бертөрле диярлек», - дип искәртте Андрей Бодяжин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк